|
Главная » 2011 » Декабрь » 07
2011 нче елның 22 нче ноябре… Бу көнне Яр Чаллы шәhәрендә Габдулла Тукайга багышланган hәйкәл ачылды. Әлеге зур бәйрәм күңелләрдә шатлык, бәхет, шул ук вакытта ниндидер моңсулык хисе дә тудырды, чөнки Тукай, кызганычка каршы, бездән бик еракта... Бөек шагыйрьнең гомере бик кыска булган, тик шуңа да карамастан, ул татар халкын белем, тәрбия нурлары белән балкыткан, hәм бүгенге көндә дә аның фикерләре әһәмиятен югалтмый. Шуңа да без аның иҗатын белергә hәм тагын да тирәнрәк өйрәнергә тиеш!
Просмотров: 1061 |
Добавил: Гуляндам |
Дата: 07.12.2011
|
|
Професссор, татар теле галимәсе, Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетының гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасын җитәкләгән Флера Садри кызы Сафиуллина вафат булды.
Флера Садри кызы Сафиуллина 1938 нче елның 24 нче маенда элеккеге Сарман, хәзерге Тукай районы Теләнче Тамак авылында туа. Башта туган авылында сигезьеллык мәктәптә укый. Нәкъ менә мәктәпнең башлангыч классларында кечкенә Флерада әдәбиятка, театрга мәхәббәт чаткылары уяна. Мәктәптәге бай китапханә, укытучыларның татар классикасыннан авыл халкы өчен спектакльләр куюлары, спектакльдә катнашкан авыл әбиләренең милли киемнәре моңа зур этәргеч бирә.
Ул, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, халыкка хезмәт итүнең иң кулай ысулларының
...
Читать дальше »
Просмотров: 1057 |
Добавил: Гуляндам |
Дата: 07.12.2011
|
|
|
|
Безнең адрес:
ТР Сарман районы
Илексаз авылы
Мэктэп урамы
6 нчы йорт
е-маел: ilsosh@yandex.ru
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
| | |