Суббота, 20.04.2024, 08:37
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык

Мәктәбебез тарихыннан

        1985 елда "Электро” колхозы исәбенә Илексаз авылында 192 урынлы, 2 катлы урта мәктәп төзелә. Төзелеш эшләрен Әлмәт нефть идарәсенең 8 нче төзү монтаж тресты башкара.
       Шундый зур авылга урта мәктәп кирәклеге ачыклана. Инициативаны үз өстенә алып, район мәгариф бүлеге инспекторы Нуриахметов Р.Н. 1985 елдан мәктәпне төзетү эшенә керешә. Мәктәпне вакытыннан алда төзетеп бетергәне өчен, КПСС райкомыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Илексаз урта мәктәбе директоры итеп үзе - Нуриахметов Р.Н. билгеләнә.
       Шулай итеп, 1986 елдан урта мәктәп үзенең беренче укучыларын кабул итә. Мәктәпкә Илексаз, Морбаш, Игәнәбаш балалары укый башлый. Килеп - китеп йөрүләре авыр булганлыктан, башка авыл балалары өчен интернат төзелә. Анда тәрбияче Газдалиева Фатыйма эшкә алына.
       Дәресләр тәмамлангач, укучылар озынайтылган көн группасында, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Пионер, комсомол оешмалары әгъзалары ярдәмчесез калган әби - бабайларга, фермага шефлык эшендә актив катнашканнар.
       Мәктәп ачылгач, теплица төзү эшенә керешкәннәр. Аны файдалануга тапшырылгач, кыш буе яшел суган, кыяр, март аеннан помидор, кәбестә баклажан һәм чәчәк рассадалары үстерелгән. Мәктәп яшелчә рассадаларын күпләп халыкка һәм укытучыларга сатуны оештырган. Бүгенге көндә дә орлыклар сату эше җайга салынган.
       Тәҗрибә участогында укучыларга кыш буена ашханәдә ашарлык суган помидор үстерелә һәм артыгы сатыла.Бу эшләрнең барысына да укучылар бик теләп катнашалар. Мәктәп яны тәҗрибә участогында 1986 елдан 1997 елга кадәр Сафина Лилия Әхмәтсафа кызы эшләгән булса, 1998 елдан хәзерге көнгә кадәр Зарипова Гөлнур Әзһәр кызы хезмәт куя.
        Остаханәдә укучы малайлар агач серләренә һәм металл эшкәртү күнекмәләренә өйрәнәләр.1994 елдан алып хәзерге көнгә кадәр Хәертдинов Айдар Мисбах улы җитәкчелегендә укучылар хезмәт тәрбиясе алалар. Ә кызлар кул эшләренә, ашарга пешерү серләренә, тегүгә төрле елларда Сәләхетдинова В.Д., Зәйнуллина Г.Р., Нариманова Ф.Ф, Сабитова Ф.Р., Салихова Р.Р..лардан өйрәнделәр, хәзерге көндә Зарипова Г.А. зур тырышлык куя.
         Физкультура дәресләрен һәм спорт түгәрәкләрен мәктәп ачылганнан бирле Хуҗин Ләззәт Котдус улы алып бара. Шушы дәвердә укучылар төрле ярышларда бик актив катнаштылар һәм призлы урыннар алдылар:
-1986 елда район күләмендә җиңел атлетика буенча I урын,
- яшүсмерләр арасында волейбол ярышында III урын.
-1987 елда кызлар командасы эстафетасында II урын
 - хоккей буенча I урын, урта яшьләр командасы
-кече яшьләр командасы II урын,
 -кызлар командасы волейбол ярышында I урын,
 1988 елда яшүсмерләр арасында өстәл теннисы II урын,
- яшүсмерләр арасында волейбол ярышында II урын
-яшүсмерләр арасында волейбол ярышында III урын
-кызлар арасында баскетбол ярышы III урын
-1989 елда Хафизов Ильяс кул көрәштерүдә I урын,
 - кызлар командасы эстафетасында II урын
-1990 елда -кызлар командасы волейбол ярышында I урын,
-1991 елда -яшүсмерләр арасында баскетбол ярышында II урын,
 -яшүсмерләр арасында волейбол ярышында III урын,
-кызлар командасы волейбол ярышында I урын,
- яшүсмерләр арасында баскетбол ярышында II урын,
 1992 елда -кызлар командасы волейбол ярышында I урын,
-1993 елда -кызлар командасы волейбол ярышында I урын,
-пионербол ярышы II урын,
-яшүсмерләр арасында волейбол ярышында II урын,
-1994 елда минибаскетбол буенча ярыш I урын,
-кызлар командасы волейбол ярышында I урын,
-1996 елда - яшүсмерләр арасында баскетбол ярышында III урын,
-яшүсмерләр арасында волейбол ярышында III урын
-кызлар командасы арасында баскетбол ярышында I урын,
-1997 елда -кызлар командасы арасында баскетбол ярышында I урын,
-кызлар командасы волейбол ярышында III урын,
-1998 елда - минибаскетбол буенча ярыш II урын,
-1999 елда – шахмат ярышы II урын,
-яшүсмерләр арасында волейбол ярышында II урын,
-2001 елда – пионербол буенча I урын,
 -кызлар командасы баскетбол ярышында II урын,
-2004 елда Советлар Союзы Герое А.А.Казаков призына көрәш III урын,
-2005 елда Социалистик Хезмәт Герое Дамир Әхмәтов призына көрәштә III урын,
-2006 елда -яшүсмерләр арасында волейбол ярышында I урын,
-2007 елда – район буенча велосипедчылар ярвшында мәктәп командасы - 1 урын
-2007 елда – кызлар арасында велосипед ярышында Саитова Г Д. – 1 урын
-2007 елда – егетләр арасында велосипед ярышында Газдалиев Ф.Ф.
– 2 урын 2007 елда – зона ярышында Зәй шәһәрендә пневматик мылтыктан ату ярышында Валитова Ф.Ф.
– 2 урын 2007 елда - зона ярышында Зәй шәһәрендә пневматик мылтыктан ату ярышында мәктәп командасы – 2 урын
 Укытучылар арасында ярышлар:
-1987 елда ир – атлар арасында волейбол ярышында I урын,
-1988 елда ВЛКСМ ның 70 еллыгына багышланган укытучылар арасында волейбол ярышында III урын,
- 1988 елда профсоюз членнары арасында волейбол ярышы II урын,
-1988 елда ир – егет укытучылар арасында өстәл теннисы I урын,
-1989 елда ВЛКСМ ның 71 еллыгына багышланган ир – ат укытучылар арасында волейбол ярышында II урын,
-1997 елда хатын – кыз укытучылар арасында волейбол ярышы II урын,
-1997 елда укытучылар арасында волейбол ярышы II урын,
-1998 елда ир – ат укытучылар арасында волейбол ярышында III урын,
-1999 елда хатын – кыз укытучылар арасында волейбол ярышы II урын,
-2000 елда профсоюз членнары арасында волейбол ярышы III урын,
-2005 хатын – кыз укытучылар арасында волейбол ярышы II урын,
-2006 елда ир – ат укытучылар арасында волейбол ярышында II урын
      Гомумән, 1986 елдан алып 2008 елга кадәр Илексаз урта мәктәбен 124 укучы тәмамлап кулларына өлгергәнлек аттестаты алып чыкты. Шулар арасыннан Зәйнәгетдинова Гөлнара, Шәвәлиева Эльмира, Кашапова Диләрә, Шәмсиев Радик һәм Мифтахов Фларид көмеш медальгә тәмамладылар. 23 укучы югары уку йортын тәмамлап, тормышта үз урыннарын таптылар.
     Район буенча фән олимпиадаларында катнашып, укычылар призлы урыннарны яуладылар. Менә аларның исемнәре:
-1989 -1990 уку елында Кашапова Диләрә информатика буенча 3 урын, укытучысы Шәвәлиев В.В.,
- 1990 елда Нигъматуллина Гөлшат Россия буенча "Математика в школе” журналы үткәргән конкурста призлы урынны ала, укытучысы Шәвәлиев В.В.
-1992 -1993 уку елында Гыйльфанова Рүзилә "Квант” журналы үткәргән конкурста призлы урынны ала, укытучысы Шәвәлиев В.В.
- 1996 елда Шәмсиев Радик математика буенча 1 урын укытучысы Шәвәлиев В.В.
-1998 елда Сәйфуллин Алмаз биологиядән 2 урын, укытучысы Зарипова Г.А.
- 1999 елда Мифтахов Фларид рус теленнән 2 урын, укытучысы Гатина Ф.С.
- 2001 елда Гайфуллин Р.Р. экологиядән 2 урын, укытучысы Зарипова Г.А.,
-2001 елда Гайфуллин Р.Р. физикадан 2 урын, укытучысы Сабитова Ф.Р.,
-2002 елда Сәгъдиев Р. технологиядән 3 урын, укытучысы Хәертдинов А.М.
-2003 елда Фазуллина Р. физкультурадан 3 урын, укытучысы Хуҗин Л.К.,
- 2004 елда Мифтахова Г. математикадан 2 урын, укытучысы Шәвәлиев В.В.
-2007 елда Зарипова З.М. биологиядән 2 урын, укытучысы Зарипова Г.А.
    Мәктәптә 1987 елдан алып хәзерге көнгә кадәр Шәвәлиев Вахит Вагыйз улы "Зирәкләр һәм тапкырлар клубы” түгәрәге алып бара. Бу түгәрәк әгъзалары районны гына түгел, бөтен республиканы таң калдырып, ел да призлы урыннарга лаек булалар. Нәтиҗәдә, иң беренче ЗТКчылар Нигъматуллина Гөлшат, Кашапова Хәмдия, Хуҗин Фәнисләр "Артек”ка путевка белән бүләкләнделәр. Ә 1987 елда Фәрхетдинов Илсур, Гайнетдинова Энҗе Республика Пионерларының XIV –XV слетларында делегат булып катнаштылар. Шәвәлиев В.В. алып барган ЗТК түгәрәге членнары – Ю.Гагарин исемендәге отряд пионерлары – иң беренче җиңүләрен 1986 елда "Сабантуй” газетасы үткәргән "Фәнсөярләр” турниры конкурсында яулыйлар. Һәм бу биеклектән бер дә төшмиләр. 1986-1987 елларда отряд Казан турнирындагы бәйгедә катнашып, Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасына һәм "Казань – город юности Ленина» фотоальбомына лаек булдылар. 1987 елда "Агитпоход -87” конкурсында катнашып, тагын җиңү. 1988 елда "Татарстан яшьләре” үткәргән "Сез Польшаны беләсезме?” конкурсында катнашып, 5 укучы җиңеп, интернациональ лагерьда ял иттеләр. 1988 елда ЗТК түгәрәге КДУ үткәргән математик конкурста җиңү яулый һәм КГУ дипломы белән бүләкләнделәр. 1988 елның 24 ноябрендә Шәвәлиев В.В. үзе Татарстан җәмәгать хәбәрчеләренең VI съездында катнашты. 1989 елда отряд "Исәнме фестиваль» конкурсында катнаштылар һәм Пхеньянга чиккән сөлге бүләк иттеләр. Нәтиҗәдә, "Яшь ленинчы” газетасының Мактау кәгазе һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. 1989 елда ЗТК түгәрәге "Пионерская правда” газетасы үткәргән конкурста катнашып, тагын җиңү яуладылар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Шулай итеп, 1989 елда район тарихында, беренче буларак, Ю.Гагарин исемендәге пионер отряды район һәм республика күләмендәге актив эшчәнлек өчен, уң флангтагы отряд исеме алды. 1990 елда отряд "Советская Татария " газетасы үткәргән конкурста җиңеп ВЭФ радиоалгычы белән бүләкләнделәр. Шулай ук "Ялкын” журналында, «Пятая стена”, "Шәһри Казан”, "Көмеш кыңгырау” газеталарында, Башкортстанның "Иәншишмә” газеталарында үткәргән конкурсларында катнашып, күп кенә җиңүләргә ирештеләр. 1999 елда "Поле чудес для детей” һәм "Поле чудес” газеталарында да ЗТК түгәрәге җиңү яулады. 1998 – 2000 елларда ел саен рәттән Мәгариф Министрлыгы һәм "Сабантуй” газетасы үткәргән "Сәләт – санак” конкурсында җиңү яулап, Шәмсиев Радик, Зәйнәгетдинов Айнур, Мифтахов Фларид Республиканың "Сәләт- санак” лагеренда ял иттеләр. 1990, 1993, 2004, 2005, 2006 елларда Татарстан Дәүләт Автоинспекциясе үткәргән автовикториналарда катнашып, җиңү яуладылар. 2004 елның 20 октябренда "Сабантуй” балалар һәм усмерләр газетасы эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Казан " Пирамида” ял итү үзәгенә "Сабантуй” газетасына 80 еллыгы уңаеннан укучысы белән бүләкләү өчен чакырылды 2005 елда ЭчкеЭшләр Мнистрлыгының 200 еллыгына карата "Сабантуй” газетасының "Хәерле юл” кушымтасында «4X4» конкурсында җиңү яулап Татарстан Эчке Эшләр Министрлыгы дипломы белән бүләкләнде 2006 елда Татарстан Дәүләт Автоинспекциясенең 70 еллыгы уңаеннан Яңа бинасына Казанга укучысы белән Татарстан Эчке Эшләр Министрлыгы дипломы белән бүләкләү өчен чакырылды 2006 уку елда Андерсенның тууына 200 ел тулуга, Бөек Җиңүнең 60 еллыгына Казанның 1000 еллыгына карата, М.Җәлилнең 100, Г.Тукайның тууына 120 еллыгына карата төрле бәйгеләрдә катнашып, Шәвәлиева Айгөл әтисе белән берлектә, призлы урыннарга лаек булды. 1 нче декабрь 2006 елда – "Ял сәгатьләрендә” бәйгесендә катнашып җиңү яулаган Сарман районы Илексаз мәктәбенең "ЗТК” түгәрәге укучылары "Мәгърифәт” газетасының истәлекле бүләге белән бүләкләнде 2 нче март 2007 елда "Ял сәгатьләрендә” бәйгесендә катнашып җиңү яулаган Сарман районы Илексаз мәктәбенең "ЗТК” түгәрәге укучылары "Мәгърифәт” газетасының истәлекле бүләге белән бүләкләнде 12 апрель 2007 елда "Туган ягым Татарстан” – Бөтенреспублика конкурсында җиңү яулап ЗТК түгәрәге "Татар - информ”информацион агентлыгының истәлекле бүләге белән бүләкләнде Сентябрь 2007 елда ЗТК бәйгесендә җиңү яулаган өчен”Сабантуй” газетасының Махсус Дипломы һәм истәлекле белән бүләкләнде 2007 нче елның январенда район мәгариф бүлеге тарафыннан Россия Мәгариф министрлыгының Балалар белән класстан тыш чараларда фидакарь хезмәтләре өчен "За полезное” медаленә тәкъдим ителде. Актив эшчәнлеге өчен, 1990 елда Шәвәлиев В.В. Муса Җәлил исемендәге премиягә кандидат итеп күрсәтелгән иде. 1996 – 2007 елларда Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче Республиканың балалар һәм яшьүсмерләр газетасы "Көмеш кыңгырау” да "Акыл ияләре” клуб сәхифәсен, "Японча рәсем ясау” конкурсы һәм "Могҗизалар кыры” уены бәйгеләрен җитәкләде. Конкурста җиңүче балалар белән радакциянең үзендә "Нәрсә, кайда , кайчан?” , "Могҗизалар кыры” уеннарын үткәрде. Мәктәп укучылары дәрестән тыш оештырылган конкурсларда һәм үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашып киләләр. Мәсәлән, 1989 елны Биктимеров Илнур, Гайнетдинова Энҗе, Нигъматуллина Гөлшат, Фәрхетдинов Илсур район буенча оештырылган ЮИД та 1 урынны алып, республика ярышына җибәреләләр һәм анда 6нчы урынны алалар.1989 елны Яшел Үзән шәһәрендә үткәрелгән "Хәвефсез тәгәрмәч” конкурсында велосипедны сүтеп җыю буенча Биктимеров Илнур 1 урынны ала. 1990 -91 елларда Илексаз урта мәктәбенең М.И. Калинин исемендәге дружинасы актив эшчәнлеге өчен уң флангтагы дружина исемен ала. 1991 елда Илексаз урта мәктәбенең Муса Җәлил исемендәге отряды актив эшчәнлеге өчен Пионер дружинасынының уң флангтагы отряды исемен ала. 1991 елда район буенча "Хәвефсез тәгәрмәч” конкурсында җиңеп, 1 урынны алалар һәм Түбән Кама шәһәрендә көч сынашалар.
      1991 елны Илексаз урта мәктәбе ТССРның "Яшь тавышлар” конкурсында җиңеп, Мактау грамотасына лаек булалар.
      1993 елда район буенча "Хәвефсез тәгәрмәч” конкурсында 1 урынны алалар.
      2002 -03 уку елында район күләмендә "Бала күзлегеннән юлларда хәвефсезлек” агитбригадасы 2 урынны ала.
      2002-03 уку елында "Сәламәтлек театры” – 3 урын
      2002 – 03 уку елында "Сандугач керде күңелгә” конкурсында Солтанова Роза уңышлы чыгыш ясады.
      2002 – 03 уку елында "Юллардагы хәвефсезлек” инша конкурсында Солтанова Роза һәм Нәбиуллина Ләйсән 2 урынны алдылар.
      2003 – 04 уку елында 6 класслар арасында юл йөрү кагыйдәләре буенча ярышта 1 урында.
      2003 -04 уку елында "Сәламәтлек театры” буенча зонада 3 урын.
      2003 -04 уку елында Маяковский иҗаты буенча плакатлар ярышында 1 урын.
      2003 -04 уку елында сәнгатьле сөйләү буенча Нуриев Рамазан 1 урынны алды.
      2003 -04 уку елында Пожар куркынычсызлыгы буенча иншалар конкурсында Әхмәтова Р. 2 урынны ала.
      2004 -05 елда Әхмәтова Р. кул эшләре конкурсында 2 урынны алды
    2004 -05 уку елында "Сандугач керде күңелгә” конкурсында Казан турында иң яхшы җырлаучы исеменә Маликов Илнар лаек булды.
    2005 -06 уку елында Пожар куркынычсызлыгы иншалар конкурсында Сафиуллина А. 1 урынны , Богатырева А. Һәм Хуҗин А. рәсем конкурсында шулай ук призлы урынны алдылар
      2005 -06 елда Әхмәтова Р. кул эшләре конкурсында 1 урынны алды
      2005 -06 елда "Энҗе бөртекләре” конкурсында бию коллективы призлы урын яулады.
      2005 -06 елда "Русский медвежонок» конкурсында укучылар уңышларга ирештеләр.
      2005 -06 елда Зәйнапова А. "Г.Тукай әсәрләрен сәнгатьле укучы” исемен алды.
Төгәл вакыт:
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 48
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz