Четверг, 25.04.2024, 11:19
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык

Каталог статей

Главная » Статьи

Всего материалов в каталоге: 15
Показано материалов: 1-10
Страницы: 1 2 »

   "Идел" Яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр "Иделем акчарлагы" бәйгесен оештырып алып бара.
   Бәйге каләм тибрәтүчеләр арасында сәләтле яшьләрне ачыклау, берләштерү, иҗади активлаштыру максатыннан традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.
   Бәйгедә 14 яшьтән алып З0 яшькә кадәр Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала.
  Бәйге өч этаптан тора:
  I этап - әдәби әсәрләрне кабул итү. (2012 елның 1 маеннан 30 сентябренә кадәр.)
 II этап - сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү. (2012 елның 1 – 30 октябре.)
  III этап - йомгаклау өлеше. Алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән, сайлап алу турын үткән конкурсантлар катнашында өч көнлек иҗат мәктәбе оештырыла. (2012 елның ноябре.)
  Тулырак мәгълүматны "Идел" Яшьләр үзәге сайтында яисә беркетелгән нигезләмәдә таба аласыз.
Илкүләм конкурслар | Просмотров: 1700 | Author: Гөләндәм | Добавил: Гуляндам | Дата: 13.08.2012 | Комментарии (0)

Россия Федерациясендәге һәм ерак һәм якын чит илләрдәге хөрмәтле коллегалар, укучылар, студентлар! Сезне татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада да катнашырга чакырабыз ...
Илкүләм конкурслар | Просмотров: 2977 | Author: Гөләндәм | Добавил: Гуляндам | Дата: 12.08.2012 | Комментарии (0)

Әлегә Татарстан гимнының көе генә бар иде. Шуны төзәтергә теләп, конкурс игълан ителде. Монда бар теләүчеләр дә катнаша ала. Шигырьләрне татар һәм рус телләрендә җибәрергә мөмкин. Иң мөһиме - алар Рөстәм Яхин иҗат иткән көйгә...
Илкүләм конкурслар | Просмотров: 961 | Author: Гөләндәм | Добавил: Гуляндам | Дата: 15.06.2012 | Комментарии (0)

Район мәдәният йортында Россиянең атказанган артисты Хәйдәр Бегичев истәлегенә багышланган, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева исемендәге 1 төбәкара яшь җырчылар фольклор башкаручылар бәйгесе үтә. Сайлап алу турлары 10, 11 апрель көннәрендә 10.00 сәгатьтә була. Гала концерт - 11 апрельдә. Башлана: 17.00 сәгатьтә. Билетлар сатыла.
Районкүләм конкурслар | Просмотров: 891 | Добавил: Гуляндам | Дата: 10.04.2012 | Комментарии (0)

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучылары арасында "Илһам чишмәсе" исемле 2 республика әдәби-иҗат бәйгесе уздырыла. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "Мәгърифәт" газетасы, Казан шәһәренең Совет районы мәгариф бүлеге, 20 нче гимназия, Совет район укытучыларының "Илһам чишмәсе" әдәби-иҗат берләшмәсе оештыра. Бәйгедә укытучылар һәм 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша. Укытучылар - 10 шигырь тәкъдим итәләр, аларның берсе Г.Тукайга багышлана, калганнары - ирекле тема. Укучылар - 5 шигырь, шуларның берсе Г.Тукайга багышлана, башкалары - ирекле тема (шигъри әкиятләр дә булырга мөмкин.). Иң яхшы дип табылган шигырьләр җыентыкка кертелә. Йомгак 24 нче апрельдә ясала, бүләкләү чарасы 5 нче майда үздырыла. Белешмәләр өчен телефоннар: 8-9656060881, 8-843-2723642 (Рәхимә Арслановага мөрәҗәгать итәргә.)
                                     Чыганак: http://raushania.ucoz.ru/
Илкүләм конкурслар | Просмотров: 1093 | Author: Гөләндәм | Добавил: Гуляндам | Дата: 01.04.2012 | Комментарии (0)

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулуга багышланган реcпубликакүләм фәнни-гамәли конференциянең нигезләмәсе Республикакүләм фәнни-гамәли конференция Сарман ягы төбәге әдипләренең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, 2004-2013 елларгаТатарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә. Максаты һәм бурычлары: Сарман ягы төбәге әдипләренең иҗади мирасын өйрәнүне дәвам итү; укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү; фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү; сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру. Катнашучылар Муса Җәлил исемендәге республикакүләм конференция эшчәнлегендә гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары катнаша. Фәнни-гамәли конференцияне үткәрү шартлары һәм тәртибе Конференция 2012 нче елның 28 нче февралендә Сарман муниципаль районы икенче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбендә үткәрелә.
Илкүләм конкурслар | Просмотров: 1676 | Author: Гөләндәм | Добавил: Гуляндам | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

    "Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 27 нче гыйнвар - җомга көнне башланып китәчәк! Бу турыда бәйгенең рәсми сайты (http://konkurs.belem.ru) хәбәр итә.

   Бәйге быел өченче тапкыр үткәреләчәк. Аны "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештыра. Бәйге барышында оештыручылар һәм партнёрлар саны арту мөмкинлеге дә каралган.

    Бәйгедә яшьләр дә, картлар да, шәхсән дә, гаилә белән бергә дә катнашырга була. Бәйгедә катнашуның шартлары бик гади - бәйгедә катнашырга теләгән интернет-проект (сайт, портал, блог) кимендә 50% татар телендә булырга (ягъни татар телле версиясе булырга) һәм андагы мәгълүмат кулланучылар өчен файдалы булырга тиеш. Сайт никадәр файдалы һәм оста эшләнгән, бәйгедә җиңү ихтималы шулкадәр югарырак.

   "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең оештыру комитеты белән бергә без дә киләчәк катнашучыларга уңышлар теләп калабыз.

 Чыганак:     http://belem.ru/node/3559
Илкүләм конкурслар | Просмотров: 804 | Author: Гөләндәм | Добавил: Гуляндам | Дата: 11.01.2012 | Комментарии (0)

Киләсе елның 21 февралендә Казанда "Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына III республикакүләм фәнни-гамәли конференция булачак.
    Конференциядә фикер алышулар түбәндәге темаларга нисбәтле: татар лингвокультурологиясе мәсьәләләре: теория һәм практика; телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше; телдә милли характерның чагылышы; тәрҗемәдә лингвокультурологик проблемалар; фольклор теленең этник үзенчәлекләре; татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәте чагылышы; югары (урта махсус) һөнәри белем бирү һәм төбәк мәдәнияте; тел берәмлекләренең этимологиясе һәм тарихы; лексикография һәм фразеографиядә лингвокультурология проблемалары; лексикада милли-мәдәни үзенчәлекләр; телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы; телара багланышлар нәтиҗәсе буларак алынмалар; телләрне чагыштырма планда (татар-инглиз, татар-немец, татар-рус, татар-чуваш, татар-мари, татар-удмурт һ.б) өйрәнү тәҗрибәсе; җирле сөйләшләрдә милли менталитет чагылышы; телара багланышларда китапханә, музей һәм театрның роле һ.б. Казан (Идел буе) федераль университетының
   Филология һәм сәнгать институты тәрҗемә белеме һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасы гомуми урта (9-11 сыйныфлар), махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучыларны әлеге конференциядә катнашырга чакыра.   
    Конференциядә бүгенге көндә теоретик һәм гамәли яктан зур әһәмияткә ия булган лингвокультурология, телара багланышлар һәм тәрҗемә мәсьәләләре, этнопсихология һәм социология проблемалары белән шөгыльләнүчеләр катнашыр дип көтелә. Конференция татар телендә барачак. Филология һәм культурология арасында нәтиҗәле диалог булдыру юлларын эзләүне, филология һәм культурологиянең үзара хезмәттәшлеге нигезендә туган проблемаларны һәм перспективаларны билгеләүне, аерым фәннәрнең кисешү нокталарын һәм теоретик-методологик аермаларын ачыклауны югары, махсус урта һәм гомуми урта белем бирү йортларында укучыларны уртак проблемалар буенча тәҗрибә уртаклашуга тартуны максат иткән әлеге чара кысаларында түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре, тренинглар үткәрү планлаштырыла, мәдәни чаралар да каралган. Оештыручылар хәбәр итүенчә, конференциядә катнашу өчен гариза һәм материалларны 30 гыйнварга кадәр җибәрү сорала.  
     Материалларны түбәндәге таләпләр буенча эшләргә: Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, барлык яктан да 2 шәр см урын калдырыла, текст кәгазь бите киңлегендә тигезләнә, абзацлар 1 см эчкә кереп башлана, юллар арасы - 1,5; сылтамалар текст эчендә квадрат җәяләрдә бирелә: [Зәкиев 2005: 67]. Файдаланылган әдәбият исемлеге текст ахырында алфавит тәртибендә языла. Текст эчендәге тел материалы, мисаллар бары тик курсив белән генә аерылырга тиеш. Материалның күләме 2-3 бит.
   Материалларны почта яки электрон адрес буенча җибәрергә була. Хатлар өчен адрес: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, КФУ, гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасына (конференциягә). Электрон адрес: 2011kolil@mail.ru һәм телефон: (843) 2926831. Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Илкүләм конкурслар | Просмотров: 719 | Author: Гөләндәм | Добавил: Гуляндам | Дата: 03.01.2012 | Комментарии (0)

Яңа ел алдыннан укучыларыбыз арасында бәйгесе оештырырга булдык. Бүләгебез дә әзер – фотода күрсәтелгән DVD-плеер. Бәйгедә теләсә кем катнаша ала, шартларыбыз бик гади:

1. Яңа ел тематикасына караган кызыклы фотогызны (яки фотоларыгызны) matbugat@mail.ru адресына җибәрегез.
Дөрес, быел бәйрәм әле килеп җитмәде. Димәк, фотода узган елгы Яңа еллар була инде. Исем-фамилиягезне, яшәү урыныгызны да языгыз (бу мәгълүмат сайтка урнаштырылачак). Телефоныгызны һәм электрон адресыгызны языгыз (бу мәгълүмат редакция өчен генә).
2. Фото оригиналь булырга тиеш. Интернеттан алынганнар кабул ителми. Татар тематикасы булса, тагын да яхшырак (татар йортлары, татар урамнары, татар этләре...).
3. Фото КЫЗЫК булырга тиеш. Ягъни нинди дә булса хис тудырсын ул, битараф калдырмасын. Сурәт турында берничә җөмлә язсагыз да була.
4. Фотоларның иң кызыклылары "Матбугат.ру”га эленәчәк. Әмма бүләгебез берәү генә. Аны кемгә тапшырасын "Матбугат.ру” редакциясе хәл итәчәк.
5. Бәйгегә фотолар 26 декабрьгә кадәр кабул ителә. Соңыннан җиңүчене билгеләү һәм бүләкләү.

Илкүләм конкурслар | Просмотров: 742 | Author: Гөләндәм | Добавил: Гуляндам | Дата: 21.12.2011 | Комментарии (0)

Татарстан Республикасы мәктәпләре сайтлары арасында бәйге башланды. Быел ул бишенче мәртәбә үткәрелә. Бәйге 5 декабрь көнне башланып китте һәм гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу көннән алып инде гаризалар кабул ителә башлады, конкурс үзе 3 этаптан тора: I этап: 10-16 гыйнвар көннәрендә бәйгегә килгән гаризалар кабул ителеп алына. Әлеге этапта бәйге таләпләрен канәгатьләндермәгән барлык гаризалар төшерелеп калдырылачак. II этап: Интернет-фестиваль рәвешендә үткәрелгән әлеге этапта бәйгегә кабул ителгән сайтлар турында интерактив фикер алышу булачак. III этап: Интернет-фестиваль нәтиҗәләрен дә исәпкә алып Жюри бәйгенең җиңүчеләрен билгели һәм тантана рәвешендә җиңүчеләрне бүләкләү оештырыла. Бәйгедә мәктәп сайтлары да, мәктәп укытучыларының сайтлары да катнаша ала (мәктәптән максимум 2 интернет-проект!). Бәйге турында тулырак мәгълүматны әлеге яңалыкка беркетелгән Нигезләмәдән ала аласыз. Уңышлар теләп калабыз!
Чыганак: http://belem.ru/node/3532
Илкүләм конкурслар | Просмотров: 727 | Author: Гөләндәм | Добавил: Гуляндам | Дата: 06.12.2011 | Комментарии (0)

1-10 11-15
Төгәл вакыт:
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 48
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz