
Сарман муниципаль районы
МБББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Туган Телем Туган телем - татар теле, Әниемдәй якын миңа. Туган телем - изге тел ул, Кадерледер, бэлки, шуңа. Туган телем - татар теле, Туган җирем - Болгар иле. Суы тәмле, җире ямьле, Таңы аяз, йомшак җиле. Туган телем - татар теле, Җырга-моңга, шигырьгә бай Шушы телдә иҗат иткән Бөек шагыйребез Тукай.
Туган телем - татар теле, Татар теле - болгар теле. Әти-әни, туганнарым, Илем-җирем, халкым теле. |
|
Бәхетле сез, укытучым!
Бәхетле кеше җирдә сез,
Сезнең бәхет - укучылар,
Бәхетегез күктә оча,
Корабларда юлга чыгар...
Сәламлиләр һәр төбәктә,
Аталарча, олы күреп.
Бәхетне сез үстерәсез,
Үрмә гөлләр кебек үреп.
Очар кошлар күкне сагынгандай
Ашыгасың һәр көн мәктәпкә.
Аңлатасың тормыш, яшәү фәнен,
Өйрәтәсең фәкать әдәпкә.
Бу ничәнче синең дәрес икән?-
Ә аларны кем соң санасын?
Ак җилкәнен киергән кораб сыман, Юл күрсәтеп алдан барасың. |
Нуретдинов Илгиз Илдус улы - мәктәп директоры

Хуҗина Зилә Әкмал кызы - укыту эшләре буенча директор урынбасары

Хисаметдинова Азия Әхәт кызы - педагог - оештыручы, тарих укытучысы

Латыпова Саимә Фаяз кызы - башлангыч сыйныф укытучысы

Нәбиуллина Гөлфирә Минемхәмәт кызы - башлангыч сыйныф укытучысы

Бәдертдинова Резедә Илдус кызы - рус теле укытучысы

Зарипова Гөлнур Әзһәр кызы - химия, биология укытучысы

Салихова Рәмзия Равил кызы - татар теле укытучысы

Хуҗин Ләззәт Котдус улы - физик тәрбия укытучысы

Шәвәлиев Вахит Вагыйз улы - математика укытучысы
география укытучысы
физика укытучысы
инглиз теле укытучысы