|
Главная » 2011 » Декабрь » 04
Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәким (Сибгат Таҗи улы Хәкимов) 1911 елның 4 декабрендә Россиянең элекке Казан губернасы Царевококшай өязе (хәзерге Әтнә районы) Күлле Киме авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлагач, берникадәр вакыт мәктәптә пионерлар җитәкчесе булып эшли. 1931 елда Казанга килеп, татрабфакта укый башлый. Икенче курстан Казан дәүләт педагогия институтына күчеп, 1937 елда татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый һәм сугышка чаклы Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты секторында мөхәррир (1937-1938) һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1941 елның июнендә армиягә чакырылып, шул елның ахырына
...
Читать дальше »
Просмотров:
756
|
Добавил:
Гуляндам
|
Дата:
04.12.2011
|
| |
|
Безнең адрес:
ТР Сарман районы
Илексаз авылы
Мэктэп урамы
6 нчы йорт
е-маел: ilsosh@yandex.ru
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
| | |