Четверг, 25.04.2024, 13:31
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык

Главная » 2013 » Апрель » 22 » Укытучылар "Татар иле"н үзләштереп килә!
22:01
Укытучылар "Татар иле"н үзләштереп килә!
Татар интернеты белән даими кызыксынып торучы кулланучылар мәгълүмати-ресурслы "Татар иле" татар социаль челтәренең мәгълүмати-ресурслы бүләкләре ачылуы белән таныштыр инде. Шушы 3-4 ай эчендә "Татар иле" проектының бер-бер артлы яңа бүлекләре (бүгенге көндә 11 зур бүлек) дөнья күреп килде:
 - веб-каталог;
- татар энциклопедиясе;
 - онлайн-китапханә;
 - истәлекле даталар;
- Бөтендөнья татар конгрессы сәхифәсе;
- татар дөньясы яңалыклары;
- сораштырулар;
- аудиолар;
- видеолар;
- фотолар.
 Әлеге проектлар үзенә күрә аерым гына да эшли алырлык проектлар булсалар да, аларның барысы да бер система - социаль челтәр платформа нигезендә берләштерелә. Әлегә барлык проектлар өчен төп бит булып "Татар иле"нең баш бите хезмәт итә - http://tatarile.org адресы буенча кереп һәр проектка күчеп була. Проектның нигезен тәшкил иткән "Аралашу" бүлеге (http://tatarile.org/aralashu) исә февраль ахырында ачылып китте. Әлеге вакытта проект тест режимында эшли, моңа карамастан Аралашу бүлегенә социаль челтәрләрдә булган барлык төп сыйфатлар да хас диярлек. Татар телендә аралашырга теләгән кулланучыларга, теләсә кайсы социаль челтәрдәге кебек үк, башта системада теркәлергә кирәк. Аннары кулланучының электрон почтасына раслауны сораган хат җибәрелә, әлеге хаттагы сылтама буенча кулланучы шунда ук үз профиленә күчерелә. Сәхифәң башкаларны кызыксындырсын, дус-танышлар күбрәк булсын дип телисең икән - профильне тулыландырырга кирәк. Моның өчен аватар буларак фото өстәргә, үзең турыңда мәгълүматны язып чыгарга, үз сәхифәңдә язмалар урнаштырырга була. Шунысы күңелле, Аралашу бүлеге ачылуның беренче көннәреннән үк социаль челтәрдә укытучылар һәм укучылар теркәлә башладылар, алар тарафыннан файдалы һәм кызыклы төркемнәр булдырылды һәм матур гына эшләп киләләр. Ә инде татарча аралашырга теләгән, әмма әлегә телне начар белгән яисә белмәгән кулланучылар өчен якын арада онлайн режимда татар телен өйрәнү системасы ачылып китәр, дип планлаштырыла. Бүгенге көндә проектның әлеге бүлеген сынау бара.
Просмотров: 1262 | Добавил: Гуляндам | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Төгәл вакыт:
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 48
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz