|
Главная » 2011 » Ноябрь » 22 » Әниләр бәйрәме якынлаша
11:28 Әниләр бәйрәме якынлаша |
26 ноябрь көне - "Әниләр көне”.
Россия Федерациясе Президентының 1998
нче елның 30 нчы гыйнварында чыккан №120 санлы карары нигезендә,
Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен "Әниләр көне” булып
билгеләп үтелә. Быел ул 27 нче ноябрь көненә туры
килде. Кадерле әниләр! Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!
Тиздән Илексаз мәктәбендә дә әлеге бәйрәм билгеләп үтеләчәк. Сезнең барыгызны да шушы бәйрәмдә көтеп калабыз. Озын гомерле булыгыз, ӘНИЛӘР!
|
Просмотров: 1060 |
Добавил: Гуляндам
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Сораштыру:
Безнең адрес:
ТР Сарман районы
Илексаз авылы
Мэктэп урамы
6 нчы йорт
е-маел: ilsosh@yandex.ru
Безнең баннер:
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
| | |