|
Главная » 2012 » Февраль » 27 » Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру графигы расланды
22:44 Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру графигы расланды |
Быел бердәм дәүләт имтиханнарын бирү тәртибе узган елгы кебек үзгәрешсез калачак. "1 февральдән соң кертелгән үзгәрешләр 2013 нче елга кагылачак”, – дип белдерде РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.
Сынауларны алдан бирү этабы апрельдә башланачак. 20 нче апрельдә – рус теле, 23 нче апрельдә – чит телләр, география, химия, тарих, 26 нчы апрельдә – математика, 2 нче майда информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм физика имтиханнары билгеләнгән. Бу этапта билгеле сәбәпләр аркасында төп дулкында катнаша алмаучы чыгарылыш укучылары имтихан бирә. Төп этап 28 нче майдан 16 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 14 фән (рус теле һәм математика - мәҗбүри) тәкъдим ителә. Бу этапларда катнаша алмаганнар өчен өченчесе бар.
Имтиханнар барлык төбәкләрдә дә иртәнге сәгать унда башланачак. Аудиториягә үзең белән линейка, калькулятор, транспортир алып керергә рөхсәт ителә. Эчтәлеккә килгәндә, тарих, математика һәм информатикадан тестларга үзгәрешләр кертелгән.
9 нчы сыйныф укучылары өчен быел республикада 4-5 имтихан билгеләнгән. Рус теле һәм математикадан – БДИ, татар теленнән – бердәм яки традицион форма. Моннан тыш, бер яки ике фәннән ирекле имтихан сайларга кирәк.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
|
Просмотров: 783 |
Добавил: Гуляндам
| Рейтинг: 1.0/1 |
|
Сораштыру:
Безнең адрес:
ТР Сарман районы
Илексаз авылы
Мэктэп урамы
6 нчы йорт
е-маел: ilsosh@yandex.ru
Безнең баннер:
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
| | |