Воскресенье, 05.05.2024, 02:15
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык

Каталог статей

Главная » Статьи

Всего материалов в каталоге: 15
Показано материалов: 11-15
Страницы: « 1 2

"Сетевая компания” ААҖе балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча "Иң яхшы тыю һәм кисәтү билге­ләре”нә конкурс игълан итте. Конкурс балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча ел саен мәктәп­ләрдә үткәрелә торган чаралар уңаеннан озак сроклы республика программасы кысаларында оештырыла. Ул Татарстанда "Сетевая компания” ААҖ тарафыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Конкурсның максаты – балалар һәм яшүсмерләрнең электрдан җәрәхәт алуын киметү. Конкурс шартлары буенча электрдан җәрәхәт алуга китерү ихтималы тудырган эш-гамәлләрне тыю яки кисәтү билгесе уйлап табарга кирәк. Материаллар язма һәм электрон үрнәкләрдә түбән­дәге адрес буенча җибәрелә яки китерелә: 420066, г.Казань, ул Чистопольская, д.5, а/я135. Редакция газеты "Мэгърифэт”. Телефон: (843) 292-36-53, magrifat@inbox.ru 420094, г.Казань, ул Бондаренко, д.3. Телефон: 291-82-84, office@gridcom-rt.ru Конкурска материаллар 19 декабрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр ясаганда билгеләрнең оригинальлеге, үзенчәлекле булуы, төгәллеге һәм күрсәтмәлелеге искә алы­начак. Конкурс оештыручылары әлеге бәйгедә сту­дентларның да актив катнашуына өметләнә. Конкурс җиңүчеләренә призлар тапшырылачак, ә аларның эшләре "Сетевая ком­пания” ААҖенең WEB-сайтында урнаштырылачак, электрдан җәрәхәт алуны кисәтүгә багышлап чыгарылачак плакатларда, буклетларда һәм мәгълүмати материалларда кулланылачак.
Илкүләм конкурслар | Просмотров: 637 | Author: Гөләндәм | Добавил: Гуляндам | Дата: 29.11.2011 | Комментарии (1)

Без барыбыз да бәйрәмнәрне яратабыз. Балалар — бигрәк тә. Алар өчен ул бәйрәмнәрне сез дә истә калырлык итеп оештырырга тырышасыз, шулай бит? Бакча балалары белән — утренниклар, мәктәпләрдә төрле кызыклы кичәләр оештырасыз. Күбегезнең еш кулланылган әзер материалдан файдаланасы да килми — үзегезчә, яңача итеп эшләргә тырышасыз. Без сезнең менә шундый иҗади эшчәнлегегезне сынап карарга булдык — бәйрәм сценарийлары, скетчлар, пьесалар язу буенча «Бәйрәм» конкурсы игълан итәбез. Аларга профессиональ әдипләр бәя бирәчәк, һәм иң яхшылары газетабыз битләрендә урын алачак. Конкурска киләсе елның 1 маенда йомгак ясалачак. Җиңүчеләргә редакциябезнең истәлекле бүләкләре тапшырылачак. Искәрмә: кулъязмалар дүрт машинка битеннән артмаска тиеш. Язмаларыгызга 2012 елның I яртыеллыгы өчен «Сабантуй»га язылу квитанцияләрегезнең копиясен теркәргә дә онытмагыз.
Илкүләм конкурслар | Просмотров: 679 | Author: Гөләндәм | Добавил: Гуляндам | Дата: 26.11.2011 | Комментарии (0)

"Сабантуй" балалар һәм яшүсмерләр газетасы "Белем.ру" порталы белән берлектә чираттагы бәйгене - "Канатлы дустым ашханәсе" фотосюжетлар бәйгесен игълан итә. Әлеге бәйге аеруча табигать сөюче дусларыбыз күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз. Ул 1 декабрь көнне башланачак һәм кышның соңгы аенда аның нәтиҗәләре билгеле булачак. Бәйгедә I-XI сыйныф укучылары катнаша алалар. Бәйгенең максатлары: 1. Кышкы салкыннарда канатлы дусларыбызга ярдәм кулын сузу - алар өчен җимлек булдыру һәм ашатып тору. 2. Фотография, интернет һәм компьютер графикалары өлкәсендә укучыларның белемнәрен ныгыту. 3. Фотосюжет ясарга һәм аның нигезендә каләм тибрәтергә өйрәнү. 4. Табигатьне саклау һәм яклау буенча пропаганда алып бару, табигатькә карата ихтирам үстерү. Тулырак мәгълүматны http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=952 адресы буенча "Сабантуй" газетасы форумына кереп укый аласыз.
Илкүләм конкурслар | Просмотров: 599 | Author: Гөләндәм | Добавил: Гуляндам | Дата: 25.11.2011 | Комментарии (0)

Бөек сатирик Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге һәм «Казан утлары» журналы редакциясе иң яхшы сатирик әсәрләргә үткәрелүче «Печән базары» конкурсына яңа хикәяләр (күләме 15 биттән артмавы шарт), шигырьләр, фельетоннар, пьесалар, скетчлар, пародияләр, эпиграммалар, такмаклар һ. б. кабул итә. Авторлар конкурста берничә әсәр белән берничә кат катнаша ала. Билгеләнгән премияләр: I урынга — 50000 сум (бер премия) II урынга — 30000 сум (ике премия) III урынга — 10000 сум (өч премия) 5000 сумлык ике кызыксындыру премиясе. Әсәрләр 2011 елның азагына чаклы кабул ителә.
Чыганак: "Казан утлары" журналы, № 9
Илкүләм конкурслар | Просмотров: 711 | Author: Гөләндәм | Добавил: Гуляндам | Дата: 24.11.2011 | Комментарии (0)

Шигъри Сабантуй Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге каршында эшләп килгән "Әллүки” иҗат түгәрәге "Шигъри Сабантуй” фестивале үткәрә. "Шигъри Сабантуй” ул – яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге бәйгедә катнашып, үзен сынап карый ала. Быелгы бәйге татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган. Конкурста вуз студентлары гына түгел, югары сыйныф мәктәп укучылары да катнаша ала. "Шигъри Сабантуй” программасында Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен белү буенча командалар ярышы, аның шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе, "Тәнкыйть – кирәкле шәйдер” дип аталган тәнкыйтьчеләр клубы утырышы һәм "Шигъри Сабантуй” шигырь бәйгесенә йомгак ясау каралган. "Шигъри Сабантуй”да катнашу өчен үзегез иң матур, иң камил дип тапкан иҗат җимешләрегезне (кимендә 3 шигырь) һәм үзегез турында киңәйтелгән белешмәне (автобиографияне) allyki@rambler.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Шигырьләр 30 нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә. Белешмәдә түбәндәге мәгълүматларның булуы мәҗбүри: 1. ФИӘи (ФИО); 2. Туган елыгыз; 3. Кайда белем аласыз; 4. Татар теле һәм әдәбияты укытучыгызның исеме (мәктәп укучыларына); 5. Иҗатның кайсы төре белән кызыксынасыз; 6. Үзегез турында әйтергә кирәк дип тапкан мәгълүмат; 7. Элемтә өчен телефон номеры (шәһәрара номер булганда, кодларны күрсәтү мәҗбүри). Казаннан еракта яшәп, Сабантуйга килә алмаганнар өчен читтән торып катнашу мөмкинлеге бар. Бу очракта хатыгызны "Ерактан торып...” конкурсына дип тамгалау мәҗбүри. Бәйгенең төгәл программасы белән allyki.ru сайтында таныша аласыз.
Илкүләм конкурслар | Просмотров: 859 | Author: Гөләндәм | Добавил: Гуляндам | Дата: 24.11.2011 | Комментарии (0)

1-10 11-15
Төгәл вакыт:
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 48
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz