Пятница, 29.03.2024, 03:12
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык

Укучылар иҗаты

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Нәүрүз бәйрәме белән                                                            

Чын күңелдән котлыймын

Күңелдәге теләкләрне

Сезгә бүген юллыймын.

Яз гөлләре кебек һәрчак

Ямьле, көләч булыгыз.

Шатлыклы көннәр белән

Бизәлсен лә юлыгыз.

Кайгы җиле беркайчан да

Ишекләрне какмасын.

Сагыш ташы бервакытта

Күңелегездә ятмасын.

Язгы гөрләвекләр сезгә

Бәхет – шатлык агызсын.

Язгы алсу таңнар сезне

Зур эшкә рухландырсын.

Тормышлар түгәрәк булсын

Бәйрәм – Нәүрүз котлы булсын!

Елларыбыз тыныч торсын,

Нәүрүз мөбарәк  булсын!

Ачлык китермичә Нәүрүз,

Мул уңыш биреп китсен.

Амбарлар икмәк белән

Һәрчакта тулып торсын!

Иманлы бул, Кеше – дустым!

Бүген Нәүрүз бәйрәме!

Котлап, шигъри юллар аша

Юллыйм бәйрәм сәламе.

Миләүшә Зәйнуллина

**********************

Котылыйк яман чирдән

Безгә яңа гасыр белән                                                                                              

Атлады төрле чирләр

Алардан котылу юлын

Белә микән соң кемнәр?

Наркомания – яман авыру,

Алкоголь, сыра –зыян.

СПИД дигән яман чирдән

Гомумән, котылу кыен.

Наркотиклар - тәбе кебек,

Эләктерә тозакка:

Кеше иреген югалта,

Гүя бикли йозакка.

Стресс, депрессия, төрле чирне

Тудырырга сәләтле

Башта җиңелен кулланса,

Героин, морфий – куәтле.

Наркоман иң күп дигәндә

Өч елын яши ала;

Яки "ломка” вакытында

Үз – үзенә кул сала.

Наркотикка "Юк!” дияргә

Өйрәник без, әйдәгез

Начар юлга басучыны

Туры юлга өндәгез!

Зөһрә Сөнгатуллина

**********************

Әнием

Иртә белән "Тор, балам!” – дип,             

Иркәләп уятучы;

"5” ле генә ал, кызым!” – дип,

Мәктәпкә озатучы –

Газиз әнием минем.

Авыр чакларда һәрчак

Яннарымда булучы;

Юатырга сүзләр табып,

Җылы кулын сузучы –

Газиз әнием минем.

Булышырга һәрвакытта

Әзер булып торучы –

Шуңа күрә мин дә аңа

Олы терәк – булышчы.

Сылу Хаҗиева

************************

Иртәгә бит олы бәйрәм –          

Әниемнең бәйрәме.

Бакчадан мин җыеп кердем

Кашкарыйлар бәйләме.

Әтием белән бергәләп,

Җыештырдык өйләрне.

Абый белән әйбәт итеп

Юып куйдык керләрне.

Әби дә читтә калмады –

Пәрәмәчләр пешерде.

Әни эштән кайтуга

Көч – хәл белән өлгердек.

Айгөл Шәвәлиева

**********************

Әтием минем

Минем өчен иң кадерле,

Иң сөекле әтием.

Алларына утырта да,

Ярата ул нәниен.

Дәресләремне караша,

Төпле киңәшләр бирә.

Киләчәктә ярдәмчесе

Булуымны ул белә.

Әтием, үскәч аклармын

Ышанычыңны синең.

Уң кулыңа әйләнермен,

Әтием – бәгърем минем.

Гөлшат Нәбиуллина

**********************

Чын күңелдән рәхмәтлемен

Рәхмәтлемен туган якка,                

Сарманыма, Илексазга.

Һәммә кеше көнләшерлек,

Минем шундый гаиләм барга.

Чын күңелдән рәхмәтлемен

Әбиемә, бабаема.

Сөекле әткәемә һәм

Кадерле туганнарга.

Чын күңелдән рәхмәтлемен

Иң газиз әниемә:

Якты тормыш, зур бәхетләр

Бүләк иткән нәниенә.

Чын күңелдән рәхмәтлемен

Ныклы терәк – гаиләбезгә.

Авыр чакта ярдәмләшкән

Безнең күрше – тирәбезгә.

Әти – әни, озын – озак

Безнең белән яшәгез.

"Өметегезне акларбыз”, - дип

Апам  белән дәшәбез.

Миләүшә Зәйнуллина

*******************

И Ходаем!

Көн дә төшләремдә күрәм

Кадерле әниемне.

"Кызым!” – дип кочаклап кала,

Өнемме бу, төшемме?!

Мин дә аны кочаклыйм

Юк, төшем түгел икән!

Бу дөньяда миннән дә

Бәхетле кеше бармы икән?!

Сабый чагымнан алып,

Ул иркәләп үстергән.

Ходаем, аерма мине,

Иң газиз әниемнән.

Алинә Богатырева

******************************

Горурлыгым син, әни

Иркәли ул кечкенәдән

Күз нурым, ди, нәнием.

Авыр чакларымда килеп

Ярдәм итә әнием.

Токмач басып, аш пешерү

Серен дә әни әйтте.

Чисталыкны, пөхтәлекне

Сакларга да өйрәтте.

Уңган да ул, тырыш та.

Газиз әнием минем.

Горурлыгым, - дип мактана

Кечкенә кызың синең

Гөлшат Нәбиуллина

*****************

Минем сеңлем

Минем сеңлем кечкенә

Кечкенә дә, төш кенә.

Мин аны бик яратам

Алларымда уйнатам.

Бер яшьлек кенә булса да,

Үзе көләч, сөйкемле.

Әниебез өчен без

Ике бөртек шикелле.

Авырлык килсә сеңлемә

Һәрвакыт булышырмын.

Өй эшләрен карашырга

Вакыт табып тырышырмын.

Әти – әни өметен

Икебез дә акларбыз.

Чын кешелек сыйфатларын

Киләчәктә сакларбыз.

Радик Хөснетдинов

*******************

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Мәктәбемне ошатамын

Диңгездәге корабка,

Сөекле укытучыларны –

Корабтагы морякка.

Шул моряклар капитаны

Директорыбыз Риф абый

"Дулкыннар” белән көрәшеп,

Еллар узганын саный.

Тормыш давылларына да

Мәктәбем һич бирешми:

Белем һәм тәрбия бирә,

Аңа җиңелү килешми!

"Моряклар”ның девизы:

Укучым таза булсын;

Дөнья белемле, тәүфыйклы

Балалар белән тулсын!

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Зур хөрмәт белән сиңа

Шигырь юллый укучың

Айзирә Кәлимуллина

****************

Көттереп яуган карлар

Декабрь аен уздырдык,                       

Карларны көтә – көтә;

Аз гына яуган карлар

Тиз генә эреп бетә.

Белми микәнни – безнең

Таулар ясыйсы килә;

Җитез җилкәйләрне куып,

Чана шуасы килә;

Чаңгылардан урманнарга

Шуа – шуа барасы;

Тимераякка кызыга

Һәммә бала – чагасы.

Ниһаять, январь аенда

Көтелгән карлар яуды;

Кыш бабайга зур рәхмәтләр

Әйтәсе генә калды.

Искәндәр Сабиров

**********************


Төгәл вакыт:
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 48
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz