Среда, 22.11.2017, 15:59
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык
Главная » 2011 » Декабрь » 14 » Татарстан гимнына сүз эзлибез!
17:52
Татарстан гимнына сүз эзлибез!
Озак еллар республикабыз гимны сүзләрсез генә яңгырап килде. Әлеге хилафлыкны төзәтү максатыннан, атаклы композитор Рөстәм Яхин иҗат иткән Татарстан гимнын сүзләр белән баетырга ниятләп торалар. Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында иң яхшы гимн тестына иҗади конкурс игълан итәргә карар кылдылар. Утырышны комитет рәисе Разил Вәлиев алып барды. Фикер алышуда шулай ук парламент рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты. Конкурс шартларында каралганча, анда профессиналь шагыйрьләр дә, һәвәскәр авторлар да, иҗади төркемнәр дә катнаша алачак. Ә комиссия әгъзаларының, билгеле инде, иҗади бәйгедә катнашу мөмкинлеге юк. Республика җәмәгатьчелеге җөмһүрият гимнына сүзләр яздыру мәсьәләсен инде күптәннән кузгатып килә. Текстсыз гына башкарылучы гимн, ничектер, тәмамланмаган, яртылаш кына эшләнгән сыман тәэсир калдыра. Без бу яктан соңга калып барабыз кебек. Республика һәм өлкәләрнең күпчелеге, хәтта кайбер муниципаль берәмлекләр дә, чып-чын, мөкәммәл гимннарын булдырган. Разил Вәлиев аңлатып үткәнчә, эш төркеме конкурсны 2012 елның 1 гыйнварында игълан итеп, 31 декабренә кадәр үткәрергә тәкъдим итәчәк. Конкурсантларның иҗади ярышта яшерен рәвештә шәхси кодлар белән катнашуы күздә тотыла. Гимн текстын дәүләтнең ике телендә дә язу каралган. Конкурс үзе ике этапта узачак: беренчесендә комиссия текстның өчләп вариантын сайлап алачак һәм икенчесендә инде иң яхшы текстка тукталачак. Шуннан соң махсус иҗат төркеме җырның сүзләрен һәм музыкасын шомартып эшләп бетерәчәк. Ләкин гимнның соңгы варианты ике телдә булып, аның башкарылу тәртибе Дәүләт Советы утырышында расланачак. "Татартстанның Дәүләт гимны ватанпәрвәрлек, тарихка мәхәббәт хисен, республика халыклары дуслыгын һәм бердәмлеген чагылдырырга тиеш. Гимнның сүзләре аның музыкасы характерына, темпы һәм үлчәменә дә туры килүе шарт”, – диелә иҗади бәйгенең нигезләмәсендә. Поект таләпләре буенча гимн текстлары Татартстанның бер яисә ике дәүләт телендә дә тәкъдим ителә ала.    
                                      Мөршидә КЫЯМОВА
Просмотров: 530 | Добавил: Гуляндам | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Төгәл вакыт:
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 47
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2017
    Сайт создан в системе uCoz