Пятница, 26.04.2024, 18:29
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык

Главная » 2012 » Февраль » 17 » Шигыреңне укыйм, Кадыйр абый, Тормыш ваклыклары йөдәткәндә...
10:00
Шигыреңне укыйм, Кадыйр абый, Тормыш ваклыклары йөдәткәндә...
Әгәр исән булса, быелның 15 февралендә шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинга 70 яшь тулган булыр иде. Тик ни кызганыч, иҗатының иң югары ноктасында – 1994 елның июнендә безнең арабыздан бакыйлыкка күчте ул. Әмма аның кешеләр яратып укырлык шигырьләре – бәгыреннән өзелеп төшкән фәлсәфи фикерләре калды. Күңел тынычсызланган чакларда кулыма Кадыйр Сибгатуллин китапларын алам.Әллә ничә тапкыр укылган булса да, алар миңа һаман яңа яклары белән ачыла торалар. Укыган саен, чын шагыйрьнең талантына, алдан күрүчәнлегенә сокланасың. Югыйсә, бик гади, без көн саен күргән, ишеткән, тойган хистойгылар, күренешләр турында яза кебек. Ихласлык, кырыс чынбарлык һәм тирән фәлсәфилек аның шигырьләрендә төп урынны алып тора. Әнә шуңа да ул гади дә, бөек тә! Якташыбызның иҗатында (ул минем авылдашым) әхлаклылык, гражданлык бурычы, яхшы гамәлләр кылу, иманлы булу, туган илне, туган җирне, туган телне ярату, милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклау, яклау идеяләре ярылып ята. Шагыйрь әсәрләрендә фәлсәфилек көчле, афоризм, мәкаль булып китәрлек, көндәлек тормышта девиз итеп алырлык юллар күп. Алар төрле тема һәм өлкәне колачлый. Аналардан малай туа, ирләр тумый, Малайларның туган бере гел ир булмый. («Заман көтә») Мәхәббәтне юк диюче булса, Андый кеше сине күрмәгән! («Кама ярларыннан эзлим сине») Бернидән дә бер дә курыкмаган Кешеләрдән бигрәк куркам мин. («Бигрәк тә куркам») Биеклек кирәктер кайчак Егылып төшәр өчен. («Гел өскә таба ашкына»). Үз-үзен хөрмәт иткән һәркем, бу якты дөньядан бакыйлыкка күчкәндә, үзе турында яхшы хатирәләр калуын тели. Бу теләк, әлбәттә, Кадыйр Сибгатуллинда да бар. «Бу тормышта мин дә мәңгелек» дип, юкка гына язмагандыр ул. Ә шагыйрьнең иҗатын мәңгеләштерүдә, аның зурлыгын, фидакарьлеген халыкка җиткерүдә аның тормыш иптәше Фәния ханым Хамматова, язучы Вахит Имамов, шагыйрь Факил Сафин, Чаллыда нәшер ителүче «Мәйдан» журналы хезмәткәрләре зур көч куя. Игелекле эшләрегез дәвамлы, нәтиҗәле булсын, туганнарым! Әлфинур БИЛАЛОВА. Балык Бистәсе районы, Балыклы Чүкәй авылы. Әйт әле Әйт әле миңа дөресен, Әйт әле яшермичә: Яраткан көннәрең күпме, Сөймәгән көнең ничә? Вакланып киткәлим микән Кыбырсык чакларымда? Җебеп тә аламдыр әле Бу тормыш чатларында. Усал да булып куяммы? Гел юаш булмам инде... Гадел булмаган чакларда Күргәнең бармы мине? Кешелекле, игелекле Вакытым буламы соң? Әйт әле миңа дөресен, Эшләрең торып торсын. Әйт әле күземә карап, Беләсем килә хәзер. Мин дә бит адәм баласы, Үксеп еларга әзер. Киткәннәр әйтсеннәр Бер түгел микәнни һавалар, Җирдәме, күктәме аерма? Фатиха биргәндә әйткәннәр: Илеңнән, ягыңнан аерылма! Авылның төтенен күрим дип, Каерылып бер карап алганнар. Чаналар шыгырдап тынганчы, Хатыннар озатып калганнар. Кагарлар, сугарлар дигәндер, Кәҗәсен читләргә сатмаган. Иң алдан иманын якласа, Аннары якташын яклаган. Бүрек тә, бишмәт тә бер тузган. Юллыкка алмашып катасын, Картузын батырып кигән дә, Шакыган авылы капкасын. Йөргәндер, күп җирләр күргәндер, Шушыннан якын җир тапмаган. Зимагур әйләнеп кайтса да, Бәхете ияреп кайтмаган. Бер түгел микәнни һавалар, Җирләр дә аерым, үзгәме? Җиремнән-илемнән китмәдем, Киткәннәр әйтсеннәр үзләре.
Просмотров: 1278 | Добавил: Гуляндам | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Төгәл вакыт:
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 48
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz