Пятница, 26.04.2024, 18:09
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык

Главная » 2011 » Декабрь » 19 » Казанда татар телле балалар өчен “НУР” театр студиясе ачыла
12:00
Казанда татар телле балалар өчен “НУР” театр студиясе ачыла
Казандагы М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында "НУР” балалар татар театр студиясе ачыла. Студиянең сәнгать җитәкчесе - Россиянең атказанган, Татарстанның халык, Г.Камал театрының әйдәп баручы артисты Наилә Гәрәева. "НУР” театр студиясенә татар телен белгән 7дән 12 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Гаризалар М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (Щапов урамы, 37) 2012 елның 13 гыйнварына кадәр кабул ителә, шулай ук (843) 236- 77-31 телефоны буенча да язылырга мөмкин. Театр студиясенең барлык дәресләре дә Актерлар йортында узачак. Беренче дәрес 16 гыйнварда булыр дип ниятләнә. «Нур» студиясендә укыту 3 төркем-юнәлештә алып барылачак: актерлык осталыгы нигезләре, ритмопластика (сәхнә хәрәкәте) һәм музыкаль тәрбия. Әлеге театр мәктәбендә үз эшенең остасы булганнар белем бирәчәк, мәсәлән: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләүче Татарстанның атказанган артисты Фирая Әкбәрова, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Марсель Мәхмүтов, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасы артисты Мария Моргунова, Әүһадиев исемендәге Казан музыка училищесы укытучысы, Татарстанның атказанган сөнгать эшлеклесе Әлфия Бикчәнтәева һ.б. "Нур” студиясендә укучылар, дәресләрдән кала, Казан театрлары спектакльләренә йөриячәкләр, сәхнә артына экскурсияләр ясап, театрлар эшчәнлеге, эчке төзелешләре белән якыннанрак танышачаклар. Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев: "Хәзерге көндә Казанда рус телендә дәресләр алып барылган театр мәктәпләре күп. Шуңа да без балалар өчен татар театр студиясе ачуны үзебезнең бурычыбыз дип санадык. Анда Татарстанның танылган артистлары һәм әйдәп баручы уку йорларыннан мөгаллимнәр белем бирәчәк "Нур” студиясенең төп бурычы – төпле фикерле, актив, үз халкының сәгатен яратучы, сәнгатьнең теләсә кайсы өлкәсендә эшләргә сәләтле булырлык кеше тәрбияләү". Студиянең "НУР” дип аталуы 1912 елда легендар артист Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тарафыннан оештырылган икенче татар театр студиясен хәтерләтүгә бәйле, дип белдерелә Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге матбугат сәркатибеннән алынган мәгълүматта. Ул студиянең әйдәп баручы артистлары Бари Тарханов, Касыйм Шамил, Мөхтәр Мутиннар булган.
                      Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Просмотров: 1258 | Добавил: Гуляндам | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Төгәл вакыт:
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 48
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz