Пятница, 26.04.2024, 08:49
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык

Главная » 2012 » Март » 6 » Г.ИБРАҺИМОВНЫҢ ТУУЫНА – 125 ЕЛ
07:34
Г.ИБРАҺИМОВНЫҢ ТУУЫНА – 125 ЕЛ
Г.Ибраһимов (1887 — 1938) — язучы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, журналист, тарихчы, тел белгече һәм педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче. Ул 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе Солтанморат авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм башлангыч рус мәктәбендә ала. 1898 — 1905 елларда Оренбургтагы Вәли мулланың кадим мәдрәсәсендә, 1906 — 1908 елларда Уфадагы җәдит «Галия» мәдрәсәсендә укый. 1909 елда Казанга күчеп килә, төрле газета-журналларда эшли. 1913 елны сәяси эшчәнлек өчен кулга алына. Шул ук елны азат ителеп, Казанга кайта һәм «Аң» журналында җаваплы сәркатип булып эшли. 1915 — 1917 елларда Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыта. 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә. Сул эсерлар партиясендә тора, Милләт мәҗлесенә депутат итеп сайлана, җаваплы вазифалар башкара. 1920 елдан ТАССР мәгариф халык комиссариатында, 1925 — 1927 елларда Академик үзәкне җитәкли. 1927 елдан язучылык эше белән генә шөгыльләнә. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, Кырымда яши. Советка каршы милли эшчәнлек алып баруда гаепләнеп, кулга алына. 1938 елның 21 гыйнварында төрмә больницасында үлә. Җирләнүе Казанның Архангел зиратында дип фараз ителә.
Просмотров: 912 | Добавил: Гуляндам | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Төгәл вакыт:
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 48
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz