|
Главная » 2012 » Март » 14 » Быел чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ апрельдә ук бирә башлаячаклар
06:50 Быел чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ апрельдә ук бирә башлаячаклар |
Мәгариф һәм фән министрлыгы 2012 елда БДИ бирүнең вакытларын билгеләде. Имтиханны алдан бирергә теләүчеләр өчен рус теленнән - 20 апрель, чит тел, география, химия һәм тарихтан -23 апрель, математика - 26 апрель, информатика һәм ИКТ , биология, җәмгыять белеме, әдәбият һәм физика фәннәре буенча – 2 май көннәре билгеләнде . Эшләп өлгерә алмаучы һәм җитди сәбәп белән имтиханга килә алмаучылар 4 майда кабат бирә алачак.
БДИның төп дулкыны 28 майдан башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары информатика һәм ИКТ , биология , тарих фәннәреннән имтихан тапшырачаклар. 31 май- рус теле, 4 июнь- чит тел һәм химия, 7 июнь-математика, 13 июнь- җәмгыять белеме, физика,16 июнь- әдәбият һәм география фәненнән сынау бирәчәкләр. Җитди сәбәп белән килми калган һәм биремнәрне эшли алмаучылар өчен өстәмә көн каралган. БДИ ның төп дулкынында тулы гомуми белем программасын үзләштергән лицей, колледж, ПТУ, техникум укучылары, чит илдә гомуми белем алучылар сынау бирәчәк. Узган ел укуны тәмамлаучылар, ниндидер сәбәп белән имтихан бирә алмаганнар икән, июль аенда тапшыра алачаклар. Рус теле һәм математикадан «икеле» алган чыгарылыш сыйныф укучыларына кабат бирү мөмкинлеге бирелә. Көннәре билгеле. Рус теле- 31 май, 7 июль, математика- 7 июнь, 10 июль. Ә 16 июльдә ике фәнне дә биреп була. Мисал өчен, әгәр укучы җәмгыять белеме һәм физикадан тест тапшырырга тели, ә алар икесе бер көнгә билгеләнгән. Мондый очракта, өстәмә көннәр каралган, ул – 4 май, 16 июль. БДИ җирле вакыт белән иртәнге сәг. 10 да башлана. Аудиториягә линейка, калькулятор, транспортир алып керергә рөхсәт ителә. Язма «Российская газета»дан алынды
|
Просмотров: 829 |
Добавил: Гуляндам
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Календарь
« Март 2012 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
Сораштыру:
Безнең адрес:
ТР Сарман районы
Илексаз авылы
Мэктэп урамы
6 нчы йорт
е-маел: ilsosh@yandex.ru
Безнең баннер:
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
| | |