Вторник, 23.04.2024, 19:20
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык

Главная » 2012 » Апрель » 6 » Быел БДИда, тәртип бозып, “икеле” алучыларга тагын имтихан тапшыру мөмкинлеге бер елдан соң гына бирелә
20:17
Быел БДИда, тәртип бозып, “икеле” алучыларга тагын имтихан тапшыру мөмкинлеге бер елдан соң гына бирелә
Быелгы уку елында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалыклар булмый дип ышандырса да, шушы көннәрдә интернетта моның киресен дәлилләгән хәбәр таратылды. "Российская газета” хәбәр иткәнчә, быел беренче тапкыр контроль-исәпләү материалларының (КИМ) саклагыч дәрәҗәсе бик нык арттырыла. Узган елларда социаль челтәрләрдә математикадан имтихан вакытында биремнәрнең чишелешләре урнаштырылу белән бәйле гаугалар бушка үтмәгән. Шунлыктан быел Рособнадзор йөкләмәсе буенча КИМнарны интернетка урнаштырырга нияте булганнарга каршы киртә булдырылган. Хәзер бу бланклар 7 кат саклау дәрәҗәсенә ия. Кайберләрен болай гына да күреп була: биремнәр битенә аерым бер ысул белән өчпочмаклар төшерелгән. Шулай ук күзгә күренми торганнары да бар: әгәр имтихан вакытында яки аннан соң БДИ бланкы фотосы интернетта чыкса, аның нинди имтихан уздыру пунктыннан килгәнлеген саклагыч технологияләр ярдәмендә ярты сәгать эчендә әйтеп бирәчәкләр. Быел яңалыклар технологияләрдә генә түгел, норматив документларда да чагылыш табачак. Алдагы елларда укучы бер "икеле” алган предмет буенча өстәмә көндә кабат тапшыра алса, быелгы уку елында әлеге мөмкинлек имтиханнар вакытында кагыйдәләрне бозганнар өчен бетерелә. Вузга керү өчен, бер ел көтәргә туры киләчәк. Ә кагыйдәләр мәҗбүри имтиханнарның берсен тапшырган вакытта бозылган икән, бөтенләй аттестатсыз да калырга була. Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан алда тапшырырга теләүчеләр өчен ике атнадан бераз гына күбрәк вакыт калып бара. Билгеле булганча, БДИны бу рәвешле бирергә теләүчеләр өчен 20 апрельдән имтиханнар башлана. БДИның төп "дулкыны” – 28 май-21 июнь көннәрендә. «Татар – информ» МА материаллары буенча
Просмотров: 1201 | Добавил: Гуляндам | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Төгәл вакыт:
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 48
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz