Пятница, 29.03.2024, 09:47
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык

Главная » Архив материалов
2011 елның 1 гыйнварында татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) тууына 110 ел тулды. Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота. Такташ мирасының мөһим һәм кыйммәтен югалтмаган төп өлешен, инде ничәмә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, чакырып, югары әхлак, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе тәшкил итә. «Зәңгәр күзләр», «Кояш күктә шулай мәңге йөзәр»,«Мәхәббәт тәүбәсе»,«Алсу»,«Үтеп барышлый»,«Мокамай»,«Ак чәчәкләр» һ.б. шигырь һәм поэмалары Такташ иҗатының энҗеләре.
Просмотров: 1134 | Добавил: Гуляндам | Дата: 03.01.2012 | Комментарии (0)

2012 елда информатика һәм МКТ, тарих һәм рус әдәбияты фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарының контроль-үлчәү материаллары нык үзгәрәчәк. Мисал өчен, тарихтан укучыларга инша язарга, ә информатикадан – тавыш эшкәртергә тәкъдим ителәчәк, дип белдергән Педагогик үлчәүләр федераль институты (ПҮФИ) директоры Андрей Ершов "Новости” россия мәгълүмат агентлыгына. "2012 елгы контроль-үлчәү материаллары барлык предметлар буенча да башка еллар белән чагыштырганда шактый камилләштерелде, аеруча информатика һәм МКТ, тарих һәм рус әдәбиятыннан ", - дип хәбәр итте Ершов. Аның сүзләренә караганда, тарих, җәмгыять белеме, химия һәм географиядән җавабы сайлап алына торган биремнәр саны киметелгән. Әмма математика, биология, информатика һәм МКТ фәннәреннән яңалары өстәлгән. "Шулай ук, физика, химия, тарих, җәмгыя ... Читать дальше »
Просмотров: 1401 | Добавил: Гуляндам | Дата: 22.12.2011 | Комментарии (0)

      Дөньядагы иң зур китап – Мисырдагы бер гыйбадәтханә стенасына уелып язылган елъязма. Аның таш "битләре”нең киңлеге 40 метр.
     Кәгазьгә басылган иң калын китап – 8048 битле Библия. Авырлыгы 500 килограммлап булган бу китап Америкада саклана.
    Ә иң бәләкәй китап – Япониядә. Асао Хосимо авторлыгында чыгарылган бу китапның озынлыгы – 1,4мм, ул 20 биттән тора. Лондон шәһәренең "Фойлз” китап кибете басма продукциясенең күплеге белән дан тота. Китап киштәләренең озынлыгы – 48 км, кибетнең мәйданы – 7044 м².
      Иң авыр тарихи китапларны ... Читать дальше »
Просмотров: 979 | Добавил: Гуляндам | Дата: 21.12.2011 | Комментарии (0)

* Иң күп кулланылышта йөрүче сүз – инглиз телендәге "SET” сүзе. Ул, исем буларак 58 мәгънәдә, фигыль буларак 126 мәгънәдә кулланыла.
 * Дөньяда бүген 65 алфавит бар. Ә борынгы алфавит үрнәге Унгарит (хәзерге Рас - Шарта) шәһәрендә (Сурия) табылган. Аның барлыкка килүенең вакыты безнең эрага кадәр 1450 ел тирәсе дип исәпләнә. Табылдык рәвешендә булып, аңа 32 чөй тамга төшерелгән.
* Иң күп хәрефле алфавит – Камбоджадагы кхмер телендә. Ул 72 хәрефле. Иң аз хәрефле (анда нибары 11 хәреф) алфавит – Бутенвиль утравында яшәүче ротокас кабиләсенеке.
* Телләрнең күплеге ягыннан Папуа – Яңа Гвинея алдынгы урынны тота. Дөньядагы барлык т ... Читать дальше »
Просмотров: 938 | Добавил: Гуляндам | Дата: 21.12.2011 | Комментарии (0)

Казандагы М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында "НУР” балалар татар театр студиясе ачыла. Студиянең сәнгать җитәкчесе - Россиянең атказанган, Татарстанның халык, Г.Камал театрының әйдәп баручы артисты Наилә Гәрәева. "НУР” театр студиясенә татар телен белгән 7дән 12 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Гаризалар М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (Щапов урамы, 37) 2012 елның 13 гыйнварына кадәр кабул ителә, шулай ук (843) 236- 77-31 телефоны буенча да язылырга мөмкин. Театр студиясенең барлык дәресләре дә Актерлар йортында узачак. Беренче дәрес 16 гыйнварда булыр дип ниятләнә. «Нур» студиясендә укыту 3 төркем-юнәлештә алып барылачак: актерлык осталыгы нигезләре, ритмопластика (сәхнә хәрәкәте) һәм музыкаль тәрбия. Әлеге театр м ... Читать дальше »
Просмотров: 1256 | Добавил: Гуляндам | Дата: 19.12.2011 | Комментарии (0)

Озак еллар республикабыз гимны сүзләрсез генә яңгырап килде. Әлеге хилафлыкны төзәтү максатыннан, атаклы композитор Рөстәм Яхин иҗат иткән Татарстан гимнын сүзләр белән баетырга ниятләп торалар. Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында иң яхшы гимн тестына иҗади конкурс игълан итәргә карар кылдылар. Утырышны комитет рәисе Разил Вәлиев алып барды. Фикер алышуда шулай ук парламент рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты. Конкурс шартларында каралганча, анда профессиналь шагыйрьләр дә, һәвәскәр авторлар да, иҗади төркемнәр дә катнаша алачак. Ә комиссия әгъзаларының, билгеле инде, иҗади бәйгедә катнашу мөмкинлеге юк. Республика җәмәгатьчелеге җөмһүрият гимнына сүзләр яздыру мәсьәләсен инде күптәннән кузгатып килә. Текстсыз гына ... Читать дальше »
Просмотров: 805 | Добавил: Гуляндам | Дата: 14.12.2011 | Комментарии (0)

2012 елда татарның беренче язма ядкаре — мәшһүр "Кыйссаи Йосыф” әсәре язылуга — 800 ел, ә Русиядә беренче төрки-татар басмасы — Петр I нең 1722 елгы манифесты басылып чыгуга 290 ел (бу җәһәттән, Татарстан китап нәшрияты әле шушы көннәрдә, аерым җыентык итеп, хәзерге татар, рус һәм инглиз телләрендә бастырып чыгарды) тула.
Просмотров: 846 | Добавил: Гуляндам | Дата: 12.12.2011 | Комментарии (0)

Татарның атаклы шагыйре, үзенең тормышы белән күпләргә үрнәк булган олуг шәхес Фәнис Яруллин арабыздан китте. Игътибарыгызга Фәнис абыйның татар матбугатында чыккан иң соңгы интервьюсын һәм, мөгаен, иң соңгы фотоларын тәкъдим итәбез.

Үзем турында үзем

 

... Читать дальше »
Просмотров: 1729 | Добавил: Гуляндам | Дата: 09.12.2011 | Комментарии (0)

     2011 нче елның 22 нче ноябре… Бу көнне Яр Чаллы шәhәрендә Габдулла Тукайга багышланган hәйкәл ачылды. Әлеге зур бәйрәм күңелләрдә шатлык, бәхет, шул ук вакытта ниндидер моңсулык хисе дә тудырды, чөнки Тукай, кызганычка каршы, бездән бик еракта...
     Бөек шагыйрьнең гомере бик кыска булган, тик шуңа да карамастан, ул татар халкын белем, тәрбия нурлары белән балкыткан, hәм бүгенге көндә дә аның фикерләре әһәмиятен югалтмый. Шуңа да без аның иҗатын белергә hәм тагын да тирәнрәк өйрәнергә тиеш!
Просмотров: 1059 | Добавил: Гуляндам | Дата: 07.12.2011 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 »
Төгәл вакыт:
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 48
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz