Каталог статей
Татарстан Республикасы дәүләт гимны
Әлегә Татарстан гимнының көе генә бар иде. Шуны
төзәтергә теләп, конкурс игълан ителде. Монда бар теләүчеләр дә катнаша
ала. Шигырьләрне татар һәм рус телләрендә җибәрергә мөмкин. Иң мөһиме -
алар Рөстәм Яхин иҗат иткән көйгә ятарга тиеш. Җиңүче танылу, мактаулар
белән беррәттән, 200 мең сум премиягә лаек булачак. Тигез мөмкинлекләре
булсын өчен, хатлар барысы да бер көнне ачылачак. Быел 1 нче октябрь
көнне җиңүчеләр өчлеге билгеләнер дип көтелә, ә инде 1 нче ноябрьдә
Татарстанның яңа гимны башкарылачак. Гимнга сүзләр 1 нче июльгә кадәр
кабул ителә.
|
Категория: Илкүләм конкурслар | Добавил: Гуляндам (15.06.2012)
| Автор: Гөләндәм E
|
Просмотров: 962 | Комментарии: 1
| Рейтинг: 0.0/0 |
|