Четверг, 21.06.2018, 11:26
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык
Главная » 2012 » Январь » 3 » “Такташ тормышында серләр күп”
09:39
“Такташ тормышында серләр күп”
    Татарның кайсы гына бөек шәхесен алма, берсе дә тулысынча өйрәнелмәгән, барысының да биографиясендә ак таплар. Тукай күп тикшерелде кебек, ләкин аның да тормышындагы барлык фактлар ачыкланмаган. Һади Такташ турында әйтеп тә торасы юк. Бер яктан ул Совет власте корбаны дип, икенче яктан кызылларга дан җырлаучы шагыйрь итеп бәяләнә. Система капкынына эләгүчеме, әллә аңа каршы көрәшүчеме? Үз үлеме белән үлгәнме, әллә үтерелгәнме?
     2011 елның 1 гыйнварында Һади Такташның тууына 110 ел булды. Шушы уңайдан шагыйрьнең иҗатын яңа күзлектән чыгып анализлаган галимә Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА белән әңгәмә кордык.
   – Һади Такташның тормыш юлы нинди була? Бу шәхеснең биографиясендә безгә билгеле булмаган кызыклы фактлар бармы?
   – Һади ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Такташның әти-әнисе 6 бала тәрбияли. Бу Мордовиянең Сыркыды авылында гап-гади крестьян гаиләсе була. Әтисе Хәйрулла абзый игенчелек белән шөгыльләнгән, гадел шәхес. Әнисе Шәмсениса авылда иң белемле ханымнарның берсе була. Һади Такташка әдәбияткә, җанлы сүзгә мәхәббәт күп әкият, бәет, җырлар белүче әнисеннән күчә. Башта шагыйрьгә Мөхәммәтҗан дигән исем бирергә уйлыйлар, ләкин әнисе мулладан Мөхәммәтһади исемен куштыра. Гарәпчәдән ул "идарәче, алда баручы” дигән мәгънәгә ия.
     Шагыйрь башлангыч белемен авыл мәдрәсәсендә ала, ләкин абыстайдан сабак алуы озакка сузылмый. Кечкенә Һади тәнәфес вакытында ялгыш коега тимер чынаяк төшерә. Моның өчен аны яшьтәшләре алдында бик каты орышалар. Гарьлегеннән Һади "Иман шарты” китабын ертып ташлый һәм абыстайга йөрүдән туктый. Укырга-язарга аны әнисе өйрәтә. Аннары мәктәпкә бара, ләкин шагыйрьнең әтисе укыту методикасыннан канәгать булмыйча, улын 30 чакрым ераклыктагы Түбән Пешләй мәдрәсәсенә бирә. Биредә алдынгы фикерле укытучылар ярдәмендә шагыйрьнең дөньяга карашы киңәя. Ул шул ук вакытта остазлары яздырган "Тәрҗемән”, "Вакыт”, "Йолдыз”, "Ялт-йолт” кебек басмалар белән танышып бара. Такташка институтта уку бәхете тәтемәгән, ләкин ул һәрвакыт белемен арттыру өстендә эшләгән. Чордашлары аның Гейне шигырьләрен оригиналда укыганын хәтерли, С.Цвейг белән немец телендә аралашканын сөйлиләр.
   Гаиләсенә ярдәм итү теләге белән ул үсмер чагында Бохарага чыгып китә. Ачлыктан интеккән чаклары да була. Ул чорда Урта Азиядә басылган газеталарны укып карасаң, Такташ бик тиз мөселманнар өммәтенә кереп китә, актив тормыш алып бара. 15-16 яшь булуына карамастан, аңа хәйрия фонды акчасын ышанып тапшыралар, димәк, ихтирам казана.
    – Ул иртә иҗат итә башлый, ләкин укучылар Такташның "Алсу”ын, "Мәхәббәт тәүбәсе”н, "Мокамай”ны яхшы белә. Аның башлангыч чор иҗаты безгә таныш түгел. Моның сәбәбе нидә?
  – Беренчедән, ул башлангыч чорда язылган күп шигырьләрен бернинди кыйммәткә ия түгел дип махсус яндыра, берничәсен генә калдыра. Аннары безгә Такташ һәрвакыт Совет иленең ялкынлы шагыйре дип сеңдерелеп килде. Әлбәттә, Такташ иҗатының үсеше большевизмның чәчәк аткан вакытына туры килә. Башлангыч чорда иҗат ителгән шигырьләре махсус оныттырылган. Аның иҗатында гәүдәләндерелгән образлар, символлар совет чоры мәктәп балаларына ят була һәм аңлашылмый. Такташ Октябрь революциясенә кадәр неоромантик, Әхмәт Ясәвинең традицияләрен дәвам итүче гыйсъянчы. Аллаһ, Газраилләр, фәрештәләр телгә алынган шигырьләр атеист коммунистлар тарафыннан кабул ителми. Бу шигырьләр укучыларга барып җитсен өчен Такташка хәйләгә дә барырга туры килә, ул аларга башка дата куя. "Газраилләр” шигыре астына 1918 ел дип яза һәм автор аны Беренче бөтендөнья сугышына каршы дигән искәрмә белән билгели. Урта Азиядә яшәп, бәләкәй Такташ ни рәвешле шундый катлаулы метафоралар кулланып Беренче бөтендөнья сугышына каршы яза алган?! Урта Азиягә сугыш шаукымы барып та җитми, шәрык халкы анда катнашмый. Моңа җавап гади. Ул вакытта үсмер шагыйрь җәдитчеләр арасында кайнап, дөньяның реформаларга таба атлаганын күрә. Бохара әмире яңару кирәклеген аңлый һәм ризалыгын бирә. Бу вакытта халык шатлыктан урамга агыла, шаша, чын мәгънәдә акылдан яза һәм чынбарлыкта суеш башлана. Шушының үзәгендә – Такташ. Бу чорда "Газраилләр”, "Төркестан сахраларында” шигырьләре барлыкка килә. Барысы да дөнья үзгәрер дип көтә, өмет итә, мәгърифәтчелекнең чәчәк атуына ышана, ләкин бу идеяләр аяк астында кала. Такташ, канатлары сынып, кире Сыркыдыга кайта, ләкин күп тә үтми Оренбургка китә. Казанга яки Мәскәүгә түгел, ә кире Урта Азия белән чиктәш якларга юл тота. Бу юкка түгел, чөнки биредә җәдитчелек идеясе белән янган фикердәшләре төпләнгән була. Аннары әлегә бу якларга Совет власте килеп җитмәгән, шуңа күрә татар тормышы кайный, иреклек хөкем сөрә. Монда аның журналистик карьерасы башлана.
     Барысы да яхшы кебек, ләкин башта кызылларның тигезлек идеясен ошаткан Такташ ни күрә? Ул халыкның таланганын, алданганын, большевиклар аркасында барлыкка килгән гади кешеләрнең трагедиясен күреп тетрәнә. Шул вакытта ул "Ачлык патша”ны яза. Күңеле белән романтик һәм максималист булган Такташта гыйсъянчы уяна, гаделсезлеккә каршы чыга. "Җир уллары” традегиясе языла. Ул аны Бохарада ук иҗат итә башлый дигән фаразлар бар. Бу Такташ даһилыгының тагын бер дәлиле. Михаил Лермонтовка үз фикерләрен ачып салу өчен "Демон” исемле зур күләмле поэма язарга туры килә, ә шушы ук теманы Такташ бер балладага сыйдыра ала.
    – Без Такташны Маяковский белән чагыштыруга күнектек. Аның урысчага тәрҗемәләре чыннан да Маяковскийның язу стилен хәтерләтә. Аннары икесенең дә экспрессияләре көчле. Ә Такташның урыс шагыйренә мөнәсәбәте нинди була?
    – Мәскәүдә яшәгән вакытта Такташ төрле шагыйрьләрнең түгәрәкләренә йөри башлый. Аны барысы да кызыксындыра, бу аның үз-үзен эзләү вакыты. Владимир Маяковский белән дә ул аның түгәрәгендә очраша һәм аңа чын-чынлап гашыйк була. Башта әдәби кичәләргә бик канатланып йөри, ләкин берникадәр вакыт узу белән аның күңеле кайта. Ул Маяковскийның иҗтимагый позициясен кабул итми.
    Такташның сөйләм стиленә Маяковский йогынты ясамаган дип әйтеп булмый. Алар икесе дә шагыйрь-трибуна. Зур аудиторияне авызларына каратып тора алганнар. Маяковский да, Такташ та яшьләрнең кумирына әверелә.
   Такташның икенче хатыны Гөлчәһрә сөйләвенчә, Такташ университет бусагасын үтү белән, аны сырып алганнар. Шигырь яза икән, икенче көнне үк аны яттан сөйләүче кешеләр барлыкка килгән, яшьләр аның әсәрләрен бер-берсеннән күчереп ятлаган. Күп шагыйрьләр үз иҗат җимешләрен сөйли белми, ә Ходай Такташка ораторлык талантын кызганмаган. Сәхнә осталары да аның алдында чыгыш ясарга кыенсынган. Халыкка тәэсир итү көче Такташны Маяковский белән бер дәрәҗәгә куя. Ләкин аларның идеаллары, тормышка карашлары төрле. Маяковский система пәрәвезенә эләккән шәхес була, ә Такташ системага каршы көрәшә. Әйе, ул аңларга тели, системага яраклашырга тырыша, ләкин аның романтик күңеле бу кысаларга сыеша алмый, аның тыны кысыла. Большевиклар аны кабул итми, язарга, иҗат итәргә бирми, бастырмыйлар. Ә бу иҗат кешесе өчен үлемгә тиң.
    – Шулай да, бер булса да китабы басыла... Аның да большевикларның гамәлләрен данлаган шигырьләре юк түгел, димәк, гыйсъянчы шагыйрь сындырыла?
   – Китапны большевиклар түгел, ә 1923 елда Такташ шигырьләре җыентыгын "Корылтай” нәшрияты чыгара. Аның башында Бөтенрусия мөселман укытучылары берлеге лидерлары, милләтчеләр Газиз Гобәйдуллин, Габделбари Баттал, Җамал Вәлиди тора. 
    Мәскәүдән Казанга кайткач, тетрәнә. Ни күрсен ул? Кичәге җәдитчеләр сыраханәләрдә айный алмый, киләчәккә өметләрен югалтканнар, каршы дәшмиләр, тормыш максатларыннан баш тартканнар. Такташ моның белән ризалаша алмый. Аның шигырьләрен, көндәлекләрен, хатларын укыганда күңеле никадәр өзгәләнгәнен аңлап була. Шушы вакытта "Такташ үлде” дигән шигыре барлыкка килә. Берүзе системага каршы көрәшә алмаганын аңлый, билгеле, аның да горур башы иелә.
    Такташның милли һәм иҗади хисләре таптала. Моңа өстәп ул шәхси трагедия дә кичерә.
   Совет заманындагы феминизм шаукымына Такташның беренче хатыны Гөлчәһрә да эләгә, ул ирен, бер айлык баласын ташлап, юрист һөнәрен үзләштерергә дип Мәскәүгә чыгып китә. Такташка бала тәрбияләүне үз өстенә алырга туры килә. Боларга өстәп аларның гаиләсендә асрау бала да була, ул Даун синдромы белән интегүче кыз дип сөйлиләр.
    Такташ аны да карый, хәтта гарип кешене пианинода уйнарга өйрәтә, укытучыга акча түләп тора. Картайган әти-әнисен, сеңел-энеләренә дә ярдәм итә, үзе ач торса да, аларга акча җибәрергә тырыша. Такташ кешелекле, изге күңелле һәм юмарт була. Үлеп песиләр ярата. Урамга чыгу белән аны хуҗасыз песиләр сырып алган, аларны ашаткан. Аның юмарт булуын исбатлаган тагын бер факт. Тегүчедән өр-яңа пиджак белән чалбар алып кайтып барганда юлында таныш шагыйрен очрата, ул Такташка хәлләренең бик мөшкел булуын сөйли. Һади аны бик кызгана һәм бер дә тартынмыйча өр-яңа чалбарын бүләк итә.
    1926 елда әтисен кулак калдыгы дип гаеплиләр, тавыш бирү хокукыннан мәхрүм итәләр. Такташның сеңлесен уку йортыннан куалар. Ул туганнарын яклап чыга, ләкин үзен якларга көче калмый. Аның шигырьләрен бастырмыйлар. Дусларына язган хатларында ул акчасызлыктан "бер тиенгә шайтанга җанымны сатып җибәрергә әзермен” дип өзгәләнә. Әлбәттә, ул системадан тыш яши алмый, власть ачыктан-ачык аңа "Пионерлар маршы” кебек шигырьләр иҗат итмисең икән, бастырмыйбыз дип әйтә. Такташ үзе ач яшәр иде, ләкин аңа карап торучы зур гаиләсен нишләтсен ул? Әйе, бүген безгә "Такташ партиягә дан җырлаган!” дип әйтү җиңел, ләкин аның урынында калуны Ходай күрсәтмәсен. Такташ дусларына, остазларына язган хатларында "...заказ белән язылган шигырьләр бернинди әдәби кыйммәткә ия түгел. Акча юклыктан язам” дип әйтә. Һәр шагыйрь үзе турында моны әйтә алмый, танырга көч тапмый. Такташ ике тапкыр шәхси әйберләрен аукционга чыгарган. Чарасызлыктан ул аларны сатарга мәҗбүр булган. Бу властька яраклашкан совет шагыйренә хас фактмы?! Аны эзәрлеклиләр, ләкин ул сарай сандугачы булмаячагын Мирсәет Солтангалиевка ачыктан-ачык әйтә.
    Уйлап карагыз, барысы да тракторчы, токарь хатыннар турында язганда Такташ әни булу бәхете хакында уйлана. Башкалар коллективлаштыру, индустриализация дип шашканда Такташ гап-гади кызның мәхәббәт тарихын тасвирлый. "Мәхәббәт тәүбәсе” ул системага каршы торучы шигырь дип аңларга кирәк. Барысы да большевизмның бөеклеге турында яза, ә Такташ казлар турында... Әлбәттә, бу властька ошамый.
    – Миләүшә ханым, Һади Такташ белән Гадел Кутуй арасындагы мөнәсәбәт турында төрле сүзләр йөри. Такташны җирләгәндә хәтта Кутуйны якын җибәрмәгәннәр дип сөйлиләр. Бу никадәр дөреслеккә ия?
    – Халыкның Такташка карата булган мәхәббәте чиксез, аның авторитеты югары була, ул вакытта моңа берсе дә ирешә алмый. Аңлашыла, әдәбият әһелләре арасында Такташтан көнләшүчеләр байтак була. Гадел Кутуй һәм Такташ мөнәсәбәтләре тулысынча ачыкланмаган, бу хакта бәхәсләр күп. Алар башта бик дус була, икесе дә чибәр, зур киләчәкле өметле иҗатчылар, ләкин ни рәвешле, нинди вакыйгадан соң алар дошманга әверелгәне аңлашылмый. Гадел Кутуйның бүген бердәнбер "Тапшырылмаган хатлар”ы торып калды, ә Такташның әсәрләрен ул исән чагында да, үлгәч тә яттан беләләр иде. Шуңа күрә чибәр Гаделшаның хисләрен аңлап та буладыр.
    Такташ каберенә җибәрү-җибәрмәү турында берни әйтә алмыйм. Такташка һөҗүм итәләр, аңа пистолеттан аталар. Ләкин могҗиза белән ул исән кала. Әйе, кайберәүләр бу һөҗүмнең инициаторы Гадел Кутуй булган ди. Тик моны исбатлар өчен шаһитлар да, документлар да юк. Ләкин бу очрак белән бәйле Такташның гражданлык позициясе билгеле. Ул пуляны үзендә калдыра, милициягә гариза язмый. Аның бу адымы бар кеше өчен үрнәк дип уйлыйм. Үзен пычракта казынудан өстен дип саный. Ул кеше булып яшәвен дәвам итә, иҗатын туктатмый.
   Такташны асылынып үлгән дип тә сөйләделәр, ләкин шагыйрь Аллаһтан куркучы, дини кеше була. Аның көндәлегендә Маяковский, Есенинның үз-үзенә кул салуы турында үкенеп язганы билгеле. Шигырьләрендә "мин үлмәскә булып йөрим әле, кызыктыра бабай булуы, кызык булыр әле малайларның эшләүләрен карап торуы” дип яза. Тик насыйп булмый, сәламәтлеге бик нык какшый. 1931 елның көзендә ул салкын тидерә һәм шуннан терелә алмый. Ул вакытта көчле антибиотиклар булмый. Соңыннан 60 нчы елларда аны дәвалаган табиб: "Ул вакытта бүгенге препаратлар булса, Такташны коткарыр идем”, – дип әйткән. Ул физик һәм мораль яктан талчыккан була, шуңа чир аны җиңә. Шагыйрь 8 декабрьдә үлә.
    Аның вафатыннан соң Совет власте Такташны "кызыл” шагыйрь дип әвәли башлый. Ләкин үрнәк Совет иленә Такташ биографиясендәге ике хатынлы булу эшне бозып торган. Гөлчәһрәгә иреннән баш тартырга тәкъдим итәләр. Бу сүз аларның өйләрендә еш кунак булучы бер билгеле әдәбият әһеле авызыннан чыга. Яшь хатынга ирен хәтта мөселман дине тәртипләре буенча җирләргә рөхсәт итмиләр, татар зиратында аңа урын табылмый. Озак еллар дәвамында Гөлчәһрә ханым Такташ турында сүз кузгатмый. Үзе һәм улының киләчәге хакына ул аны искә төшермәскә тырыша. Гомер буе куркып яши. Соңгы елларда ул көндәлек яза, аны кеше буларак сурәтли, ләкин Такташның иҗаты, эшчәнлеге турында бер сүз дә юк. Үлеменә күп калмый Такташны кем һәм ничек эзәрлекләгәне турында сөйләп интервью биргән, диләр, ләкин кайда ул, язучысы кем, билгесез...
    – Такташ шәхси тормышында бәхетсез буламы? Аның ике хатыны, икесе дә бер үк исемле. Ике улы барлыгы билгеле, кызганычка каршы, икесе дә вафат...
   – Бәхетсез дип әйтеп булмый. Беренче гаиләсе таркалуын ул бик авыр кичерә. Хатыны улы Рафаэль белән күченеп киткәч, хатларында елардай булып: "Улыма хатымны укыт, кулына тоттыр, ертасы килсә, ертсын, ләкин кулына тоттыр. Ул аны тотып караса, тынычланыр идем”, – дип ялвара. Ләкин 1929 елда Ходай аны икенче Гөлчәһрә белән очраштыра. КДУның 125 еллыгына әзерләнү ыгы-зыгысында Такташ беренче курста укып йөрүче морзалар нәселеннән булган кыз белән таныша һәм алар бер-берсенә гашыйк була. Ялгызлыктан туйган Такташ бәхет таба. Ул ир башы белән гап-гади гаилә җылысы эзли, шуның турында хыяллана һәм яшь Гөлчәһрә аңа мәхәббәт, наз, күңел тынычлыгы бүләк итә. Аларның уллары Аван туа. Ләкин бәхетләре озакка сузылмый, күп тә үтми Такташ вафат була. Соңгы елларда да Такташ тирән лирикалы шигырьләр күп иҗат итә.
    Такташның беренче никахтан туган улы Рафаэль абый сәнгать белгече иде, Аван абый да нечкә зәвыклы кеше була. Ул да шигъри күңелле шәхес иде.
    Такташ китапханәсе турында легендалар йөри. Аның шәхси мөһере барлыгы билгеле, һәрбер китабына фикерләрен язып калдыру, имзалау гадәте булган. Кая таралып беткән аның китаплары? Кемнәрдә саклана? Аларны да табасы иде. Шагыйрьнең шәхси әйберләренең бер өлеше Милли музейга тапшырылды, ләкин гаиләсендә дә калды.
   Такташның тууына быел 110 ел. 2010 елда аның өч томлыгы басылды, бик сыйфатлы, искәрмәләр, аңлатулар белән чыкты. Ләкин башкарыласы эшләр әле байтак. Шигырьләрендә Казанны данлаган Такташка шәһәребездә сын куелсын иде. Ул яшәгән йортны саклап кала алмадык. Аңлыйм, музей булдыру авыр, ләкин компьютер, интернет заманында безгә Такташның интерактив музеен ясарга нәрсә комачаулый? Сайт ачарлык кына белгечләр дә, акча да табылыр иде дип уйлыйм. Аның әсәрләрен сыйфатлы тәрҗемә итүчеләр барлыкка килсен иде дип телим. Шагыйрьнең чын биографиясен ачыклау өчен дә көч куелыр дип ышанасы килә, чөнки Такташ белән бәйле ак таплар әле күп.
    P.S. Кайбер кешеләрнең сүзләре буенча, Такташ башкаларга карата "донослар” язмаган бердәнбер шагыйрь була. Аның үлеме турында ишетү белән өйләренә килеп җиткән НКВД хезмәткәре Такташ хатынына: "Ник елыйсың, ахмак? Үз өендә, үз ястыгында үлгәненә куан, без инде аңа эш кузгаткан идек”, – дип әйткән, имеш. ФСБ архивларында моңа кагылышлы документларны эзләп караганнар, ләкин Такташка бәйлеләренә артык кешене җибәрмиләр булса кирәк. Такташ документлары чыгу белән күп татар шагыйрь һәм язучыларының "кара” эшләре ачыкланачак.
   Һади Такташның уллары гомер буе бер-берсе белән аралашмаган дип сөйлиләр. Татар зыялыларының трагедиясе – Такташ нәселе дә урыслаша.
   Такташ шигырьләрен, шәхси хатларын Татарстан китап нәшрияты чыгарган аның өч томлыгыннан укырга мөмкин. Шулай ук шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар белән Рабит Батулланың "Урыннары җәннәттә булсын...” китабында танышып була.
      Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
      Ирек мәйданы № |
Просмотров: 1714 | Добавил: Гуляндам | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Төгәл вакыт:
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 47
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2018
    Сайт создан в системе uCoz