Пятница, 19.04.2024, 04:34
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык

Главная » 2011 » Декабрь » 21 » Кызыксынучыларга! Китаплар, китаплар, китаплар
20:31
Кызыксынучыларга! Китаплар, китаплар, китаплар
      Дөньядагы иң зур китап – Мисырдагы бер гыйбадәтханә стенасына уелып язылган елъязма. Аның таш "битләре”нең киңлеге 40 метр.
     Кәгазьгә басылган иң калын китап – 8048 битле Библия. Авырлыгы 500 килограммлап булган бу китап Америкада саклана.
    Ә иң бәләкәй китап – Япониядә. Асао Хосимо авторлыгында чыгарылган бу китапның озынлыгы – 1,4мм, ул 20 биттән тора. Лондон шәһәренең "Фойлз” китап кибете басма продукциясенең күплеге белән дан тота. Китап киштәләренең озынлыгы – 48 км, кибетнең мәйданы – 7044 м².
      Иң авыр тарихи китапларның берсе – әрмән телендә. "Муша монастыре вәгазьләре кулъязмасы. Ул башта бер пот авырлыгында булган. 1204 елда китапны басмачылар урлап киткән. Аны кире кайтару максатыннан бөтен әрмән авыллары көмеш акча җыйган. Кулъязма Муша (Көнбатыш Әрмәнстан) шәһәрендә 7 гасырдан артык вакыт сакланган. 1915 елда төрекләр һөҗүменнән качучы әрмәннәр халыкның бу рухи хәзинәсен үзләре белән алганнар. Урау – урау юллар үтеп, кулъязма ахыр чиктә Әрмәнстанның төп китап саклау үзәгенә – Матедаранга килеп эләгә.
     1832 елда Лондонда "Инглиз геройлары җыелмасы”дигән китап 100 данәдә басыла. Аның озынлыгы - 7 метрдан артык, ә киңлеге 4 метрга якын була. Хәрефләрнең зурлыгы 15 см.дан артык. Ул дөньядагы иң авыр басма исәпләнә.
     1899 елда Варшавада, А.С.Пушкинның тууына 100 ел тулуга багышлап, күләме 28 гә 18 мм тәшкил иткән "Евгений Онегин” поэмасы басыла. Аның һәр битенә 30 юл сыйдырылган китапчыкны медальонга урнаштырырга була. Медальон капкачының уртасына, китапчыкны укыр өчен, линза беркетелгән.
     1455 елда Гутенберг тарафыннан басылган Библия – дөньяда иң кыйммәтле китап булып санала. 1926 елда аның бер данәсе 350 мең долларга сатыла.
      1633 елда Лондонда басылып чыккан китапка иң – иң озын исем бирелгән. Ул 45 юлдан тора.
Просмотров: 980 | Добавил: Гуляндам | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Төгәл вакыт:
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 48
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz