Пятница, 29.03.2024, 09:30
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык

Главная » 2011 » Декабрь » 7 » Галимә Флера Сафиуллина вафат булды
08:52
Галимә Флера Сафиуллина вафат булды
   Професссор, татар теле галимәсе, Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетының гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасын җитәкләгән Флера Садри кызы Сафиуллина вафат булды.
   Флера Садри кызы Сафиуллина 1938 нче елның 24 нче маенда элеккеге Сарман, хәзерге Тукай районы Теләнче Тамак авылында туа. Башта туган авылында сигезьеллык мәктәптә укый. Нәкъ менә мәктәпнең башлангыч классларында кечкенә Флерада әдәбиятка, театрга мәхәббәт чаткылары уяна. Мәктәптәге бай китапханә, укытучыларның татар классикасыннан авыл халкы өчен спектакльләр куюлары, спектакльдә катнашкан авыл әбиләренең милли киемнәре моңа зур этәргеч бирә.
    Ул, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, халыкка хезмәт итүнең иң кулай ысулларының берсе булган укытучылык һөнәрен сайлый, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Аннары университетның татар теле кафедрасында эшли. Лаборант, бераз соңрак ассистент вазифаларын башкара. 1965 нче елда күренекле тел белгече М.З. Зәкиев җитәкчелегендә аспирантура тәмамлый, «Татар телендә сүз тәртибе» дигән темага диссертация яклый. Шул вакыттан бирле Ф. Сафиуллинаның эшчәнлеге Казан дәүләт университеты белән бәйле. Мәктәптә – немец, университетта инглиз теле өйрәнүе дә ярап куя. Төрекчәне үзлегеннән өйрәнә, һәркайсында иркен аралаша ала.
    Галимә 1992 нче елдан Казан дәүләт университетының яңа – «Чит телдә сөйләшә торган аудиториядә татар теле» кафедрасын җитәкли. Бу кафедра – факультетта иң яше. Ул соңгы ун елда җәмгыятебездә булып узган тирән үзгәрешләр нәтиҗәсендә барлыкка килә, республикабызда Телләр турындагы дәүләт программасын гамәлгә ашыру омтылышы белән яши. Аның максаты – яшәешебезнең төрле өлкәләрендә татар телен рус теле дәрәжәсендә куллана алырдай югары квалификацияле белгечләр әзерләү. Монда галимә татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кертү юнәлешендә эшли. Кафедрага чит илләрдән дә татар телен өйрәнергә килүчеләр күп.
     Профессор Сафиуллина – өч йөздән артык фәнни, методик хезмәтләр авторы, шуларның җитмештән артыгы – китаплар. Аның җитәкчелегендә һәм авторлыгында югары уку йортлары, мәктәпләр, колледжлар, гимназияләр өчен программалар, дәреслекләр төзелә.
     Фәннәр докторы Флера Садриевна җитәкләгән кафедрада ун укытучы хезмәт куя, барысы да – фән кандидатлары. Шушы кечкенә коллектив университетның барлык факультетларында да татар теле укыта. Ә уку әсбапларының күпчелеге кафедра хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән. Татар телен өйрәнү өчен ул җитәкләгән кафедрага Америкадан, Швейцария, Англия, Германия, Кытай, Япония, Корея, Монголия кебек илләрдән дә студентлар килә, диелә «Сарман» газеты сайтында.
     Флера Сафиуллина татар теленең синтаксисы; татар теленең лексикологиясе; татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы; лексикография (уннан артык сүзлек төзелгән: антонимнар, синонимнар, омонимнар, татар һәм рус фразеологик сүзлекләре, лингвистик әйтелмәләр сүзлеге, балалар өчен рәсемле сүзлек, татарча-русча, русча-татарча кесә сүзлеге һ.б.); татар телен чит телләр аудиториясендә укыту методикасы; мәктәп һәм вузлар өчен хәзерге татар телендә китап төзү юнәлешләрендә эшли.
    Аның кырыктан артык китабы, йөзләгән фәнни мәкаләләре, өч йөзләп публикацияләре бар. Аның тарафыннан дистәләгән китап, сүзлек, монография, фәнни хезмәт, әсбаплар, программалар, дәреслекләр, публикацияләр язылган. Чит ил һәм Россия университетлары белән фәнни-эзләнү элемтәсе булдырылган. Җиде диссертация якланган.
    Флера Сафиуллина – Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия иясе, Халыкара Төрек академиясе әгъзасы, «2000 нче ел Хатын-кызы» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булучы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турындагы Законны гамәлгә ашыру комитеты әгъзасы, «Сөембикә», «Ялкын», «Мәгариф» журналларының редколлегия әгъзасы.
    Флера Садриевна – җәмәгать эшлеклесе дә: утыз елдан артык академик группалар кураторы, тарих-филология факультетының партия бюросы әгъзасы һәм сәркатибе, шул ук факультетның профбюросы рәисе, факультетның стена газетасы редакторы, сайлау комиссиясе рәисе, Казан Дәүләт Университетының татар телен гамәлгә кую комиссиясе әгъзасы. Аның җитәкчелегендә бүген дүрт аспирант укый. Профессор Сафиуллина Флера Садриевна шулай ук – тарих-филология факультетының Фәнни Совет әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының укыту-методик Советы әгъзасы. Татарстан Республикасы Президенты указы белән Флера Сафиуллинага «Татарстан Республикасының атказанган фәнни эшлеклесе» дигән исем дә бирелде.
    Флера Садри кызы Сафиуллинаның урыны җәннәттә булсын!
Просмотров: 1055 | Добавил: Гуляндам | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Төгәл вакыт:
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 48
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz