Вторник, 11.12.2018, 00:52
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык
Главная » 2011 » Декабрь » 9 » Фәнис Яруллин вафат
15:57
Фәнис Яруллин вафат

Татарның атаклы шагыйре, үзенең тормышы белән күпләргә үрнәк булган олуг шәхес Фәнис Яруллин арабыздан китте. Игътибарыгызга Фәнис абыйның татар матбугатында чыккан иң соңгы интервьюсын һәм, мөгаен, иң соңгы фотоларын тәкъдим итәбез.

Үзем турында үзем

 

Февраль аенда тугангамы, канымда — февраль бураннарының уйнаклыгы, күңелемдә — Өемташ тауларының горурлыгы, җанымда — Ык елгасының ярсуы, хисләремдә — әрәмә чәчәкләренең назы, холкымда — дала җилләренең үҗәтлеге, тәнемдә тау имәннәренең ныклыгы бар. Табигатемдә булган шушы сыйфатлар кояшны каплаган кара болытлар аша йолдызлы күкләрне күрергә, салкыннарда сулышым белән җылытып учларымда гөлләр үстерергә, кешеләр гамен үз гамьнәремнән өстен куярга мөмкинлек бирде.

 

Тормыш елгасы ике ярдан — бәхет һәм бәхетсезлек ярларыннан тора. Мин шушы ике яр арасында бәргәләнеп үстем. Бер якта сугыштан соңгы хәерчелек, әтисезлек, билгесезлек, икенче якта дәрт кайнап торган яшьлек, офыклардан офыкларга барып тоташкан хыял юлы. Миннән кайвакыт: «Син бәхетлеме?»— дип сорыйлар. Учларында янар чәчәк үстереп, ул чәчәкләрне кешеләр күңеленә якты йолдыз итеп сибә алган кеше бәхетсез буламыни? «Сиңа җиңелме?» — дип сорыйлар. Юк! Бәхет беркемгә дә җиңел бирелми. Кеше күпвакыт үз йөрәге белән күзгә-күз кала. Әгәр иң авыр вакытларда да йөрәгеңдә яшәү дәрте сүнмәсә, шомлы, караңгы төннәрдә дә күңелеңә куркаклык ояламаса, төн артыннан көн туасына ышанычың бетмәсә, димәк, син яшисең, яшәячәксең.

 

Тормыштагы барлык юллар безнең үз йөрәгебездән башлана. Соңгы дусларым ташлап киткәндә, барыр юлларым тирән упкыннарга килеп чыкканда, өмет учакларының актыккы ялкыннарын җилләр өреп сүндергәндә мин үз йөрәгемә таяндым. Йөрәгем мине һичбер вакыт алдамады. Ул үзенең тамырларын кешеләр күңеленә таба җәя барды. Шушы тамырлар мине бүген дә тотып тора.

 

Фәнис ЯРУЛЛИН. 1999

 

Фәнис Яруллинның иң соңгы интервьюсы узган атнаны "Ватаным Татарстанда" чыкты. Сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

Фәнис Яруллин: "Кешеләрне ярату Аллаһы Тәгаләдән килә"


Яшисе килә, дип кенә яшәп булмый, үләсе килә, дип кенә үлеп булмый икән шул. Әмма тешең-тырнагың белән ябышып булса да яшәргә кирәк. Тормышның сикәлтәле юлларын, язмышның авыр сынауларын үтеп, җилкәннәрен җилдә сындырмаган танылган халык язучыбыз Фәнис Яруллин әнә шундый олуг затларның берсе.


Гадәттә, Казанның "Зәкят" фондыннан ярдәм сорап бик күп мохтаҗлар, инвалидлар килә. Бу юлы исә алар Фәнис абыйның хәлен белергә үзләре барырга булган. Язучы беркайчан да берәүдән дә теләнмәде, берәүнең дә ипиен ашамады. Инде гасырдан артык сау-сәламәт ир-атларны да уздырып әсәрләр иҗат итә, сыкранмый, сыктамый, кешеләрнең кулына карап утырмый.


"Зәкят" фонды мөрәҗәгать итүчеләрнең төрлесен күрде. Алар баштарак Фәнис абыйның җор күңеллелегенә, шаярып сөйлә­шүенә аптырап калдылар. "Нинди авырлыклар кичерсәгез дә, күңел көрлегегезне саклап калгансыз", – дип сокланды фондның рәисе Рөстәм хәзрәт Ясәвиев.


– Таза, сау-сәламәт булам, дип кенә шундый халәткә кайта алмыйсың бит, – ди Фәнис абый. – Кешенең күңел төшенкелегенә вакыты калмаска тиеш. Мин һәрвакыт дөньяның матурлыгын күреп, үземнең яраткан эшем белән шөгыльләндем.


Язучыга бик күп кеше килә. Бигрәк тә яшь туташлар. Шуңа күрә Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя апа шаяртып та ала: "Ишеккә "Атаклы психолог", – дип язып куясы бар әле". Бу егеткә кияүгә чыгарга буламы, дип кызыксынып килүчеләр дә бар. Фәнис абый инде телефоннан шалтыратуга ук кешенең нинди кыяфәттә булуын, нинди гозер белән килүен белә. Мондый тоемлауны язучы Аллаһы Тәга­ләдән бирелгән сәләт дип аңлатып китте.


Сезнең үләсе килгән вакытларыгыз еш булгандыр, минем дә үләсе килә, яисә ничек яшим икән, дип төшенкелеккә бирелгән кешеләр дә аның ишеген кага. Менә шунда Фәнис абыйга бөтен психологик сәләтен эшкә җигәргә туры килә дә инде.


– Башта ул кешенең яраткан шөгыльләрен бармак бөгеп барлый башлыйбыз, – ди Фәнис абый. – Андыйларга киңәшем шул: ул яраткан эшен эшләргә тиеш. Мин һәрвакыт кешеләрне, дөньяны яратып яшәдем. Үз гомеремдә елаганымны хәтерләмим. Мин җитди сөйләшүгә караганда, шаяруны өстенрәк күрәм. Әмма беркайчан да мыскыл итеп сөйләшмим. Беләсезме, кешене ярату яки яратмау да Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сыйфат бит. Кайберәүләр берәүне дә яратмый, үз-үзенә генә табына. Кемнәрдер кешеләргә ярдәм итә, ә гаиләсен бөтенләй кайгыртмый. Алай да ярамый. Чөнки Мөхәм­мәд пәйгамбәр, үзеңнең соңгы чал­барыңны кешегә салып бирмә, дигән. Кешеләргә ярдәм итеп, гаилә ач кала икән, бу инде дөрес яшәү булмый.


Фәнис абыйның яшәү рәвешендә аерым бер догалар өйрәнү курсы да бар. Әнә Нурсөя ханым белән кайбер көннәрен догалар ятлауга багышлыйлар икән. Фәнис абыйның әнисе бик дини кеше була. "Без сәкегә тезелешеп утырабыз да, әни догалар укый, ә без аның артыннан кабатлап барабыз. Мин мәктәпкә кергәндә 7 дога белә идем инде", – ди Фәнис абый. – Еллар үтә-үтә, алар да онытылган инде. Бүген унөчләп дога ятлаганмындыр".


Фәнис абыйның дин әһелләренә теләге дә бар. "Алар иң беренче итеп ярлыларга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузсыннар иде, – ди ул. – Менә шул вакытта гади халыкка якынаю да булыр иде. Югыйсә безнең дин әһелләре белән халык арасында бушлык барлыкка килде".


Рөстәм хәзрәт Ясәвиевнең элек сезнең заманнарда качып дин тотканнар, намаз укыганнар, хәзер инде олы юлда машинаңны туктатып теләсә кайсы җирдә намаз укып була, диюенә Фәнис абый: "Бүген юлда намаз укучыларга нәфрәтләнгән кешеләр бар әле. Әмма дини тормышка иялә­шә башладык. Алга таба да шулай булсын", – дигән теләген белдерде.


– Җәннәтне ничек күз алдына китерәсез?


– Мин җәннәтне абстракт мәгънәдә аңлыйм. Аллаһы Тәгалә күренмәгән кебек, монда да бернәрсә күренмидер. Җаннар Ходайга тартыла. Биредәге нигъмәтләр дә күренми. Әмма моны ашаган кебек буласың. Җаннар белән җаннар очраша. Яныңдагы хур кызларын кочаклап йөрисең, – монысы инде Фәнис абыйның чираттагы җитди сөйләшү катыш шаяруы иде. Бу аралашу Фәнис абыйны әле беренче генә күргән кешеләрне шаккатырды. Ишектән чыгып киткәч тә, язучының шаянлыгын исләре китеп сөйләде.


Фәкыйрьләр, мохтаҗлар арасында да бит төрлеләре бар. "Зәкят" фондына чит илдән белем алырга килдем, минем акчам бетте, дип мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Типсә тимер өзәрдәй ир-атлар арасында, тормышым авыр, дип теләнүчеләр дә шактый. Ә монда ярты гасырдан артык урын өстендә яткан иҗат әһеле үзенә яшәү көче таба алып, бүгенге көненә шөкерана кылып яши. Фәнис абый бит нинди авыр вакытта да дөньяның матурлыгын тоеп гомер кичергән. Нәкъ менә тормышка карашы, уен-көлке белән сөйләшүе, җор телле булуы аның гомерен озынайткандыр да.

Алсу ХӘСӘНОВА, "Ватаным Татарстан"

Просмотров: 1404 | Добавил: Гуляндам | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Төгәл вакыт:
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 47
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2018
    Сайт создан в системе uCoz