Пятница, 19.04.2024, 05:31
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык

Главная » Архив материалов
   Професссор, татар теле галимәсе, Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетының гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасын җитәкләгән Флера Садри кызы Сафиуллина вафат булды.
   Флера Садри кызы Сафиуллина 1938 нче елның 24 нче маенда элеккеге Сарман, хәзерге Тукай районы Теләнче Тамак авылында туа. Башта туган авылында сигезьеллык мәктәптә укый. Нәкъ менә мәктәпнең башлангыч классларында кечкенә Флерада әдәбиятка, театрга мәхәббәт чаткылары уяна. Мәктәптәге бай китапханә, укытучыларның татар классикасыннан авыл халкы өчен спектакльләр куюлары, спектакльдә катнашкан авыл әбиләренең милли киемнәре моңа зур этәргеч бирә.
    Ул, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, халыкка хезмәт итүнең иң кулай ысулларының ... Читать дальше »
Просмотров: 1056 | Добавил: Гуляндам | Дата: 07.12.2011 | Комментарии (0)

Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәким (Сибгат Таҗи улы Хәкимов) 1911 елның 4 декабрендә Россиянең элекке Казан губернасы Царевококшай өязе (хәзерге Әтнә районы) Күлле Киме авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлагач, берникадәр вакыт мәктәптә пионерлар җитәкчесе булып эшли. 1931 елда Казанга килеп, татрабфакта укый башлый. Икенче курстан Казан дәүләт педагогия институтына күчеп, 1937 елда татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый һәм сугышка чаклы Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты секторында мөхәррир (1937-1938) һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1941 елның июнендә армиягә чакырылып, шул елның ахырына ... Читать дальше »
Просмотров: 719 | Добавил: Гуляндам | Дата: 04.12.2011 | Комментарии (0)

       Узып баручы ел Россиядә Франция елы дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында Россиядә һәм Татарстанда моңа бәйле төрле чаралар оештырылды. Шуларның чираттагысы, төгәлрәге йомгаклау чарасы, шушы көннәрдә Казан федераль университетында узды. Югары уку йортының тарих музеенда «Мәдәниятләр диалогы: Франция — Россия» Халыкара конференциясе узды. Аны КФУның француз теле кафедрасы оештырды.
      Бу көннәрдә Казанда кунак булып киткән Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Жан де Глиниасти 2012 елның Франциядә рус теле елы , Россиядә француз теле елы булуын белдерде.
      Чыганак http://www.intertat.ru/< ... Читать дальше »
Просмотров: 712 | Добавил: Гуляндам | Дата: 01.12.2011 | Комментарии (0)

   Укытучылар, укучылар һәм ата – аналарны берләштерүче "Татарстан Республикасында электрон белем бирү” проекты кысаларында Илексаз мәктәбе эшен бу уку елында да www.edu.tatar.ru адресы буенча дәвам итте. Укучылар гына түгел, хәтта әти – әниләр дә үзләренең логинын, паролен язып әлеге сайтка керә алалар. Мәгариф челтәрендә ата – аналар электрон көндәлек аша балаларының уку расписаниесе, өй эшләре, укуы, өлгереше турында мәгълүмат ала алалар.
      Электрон мәгариф системасына рәхим итегез!
Просмотров: 678 | Добавил: Гуляндам | Дата: 25.11.2011 | Комментарии (0)

Авыл баласы яхшы хәтерлидер – безгә кичке 10нан соң урамда, клубта, кыскасы, җәмәгать урыннарында йөрергә ярамый иде. Моңа кадәр нигездә авыл җирендә кулланылган бу тәртип Татарстан Хөкүмәтенең 71нче законы белән республика күләмендә гамәлгә кертелде. Әлеге закон балигъ булмаган (ягъни 18 яше тулмаган) балаларга кышкы чорда кичке 10нан иртәнге 6га кадәр, җәйге чорда 11дән 6га кадәр әти-әниләреннән яисә аларны алыштырырлык кешеләрдән башка җәмәгать урыннарында йөрү рөхсәт ителми. «ТРның Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы 65нче законда бу төр закон бозуга карата берничә чара каралган. Беренче мәртәбә ата-аналарга бары тик кисәтү генә ясала. Икенче мәртәбәсендә алар 500 сумнан 1000 сумга кадәр штрафка җәлеп ителә. Икенче мәртәбә эл ... Читать дальше »
Просмотров: 1201 | Добавил: Гуляндам | Дата: 25.11.2011 | Комментарии (0)

   4 декабрьдә Русиянең Дәүләт думасына сайлаулар узачак. Теге яки бу партиягә тавышыбызны биреп, киләчәгебезне хәл итәчәкбез.
Просмотров: 673 | Добавил: Гуляндам | Дата: 24.11.2011 | Комментарии (0)

26 ноябрь көне - "Әниләр көне”.

     Россия Федерациясе Президентының 1998 нче елның 30 нчы гыйнварында чыккан №120 санлы карары нигезендә, Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен "Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 27 нче ноябрь көненә туры килде.                    ... Читать дальше »
Просмотров: 1017 | Добавил: Гуляндам | Дата: 22.11.2011 | Комментарии (0)

   4 нче ноябрь көнне Илексаз мәдәният йортында "Илексаз мәктәбенең 25 еллыгы" зурлап билгеләп үтелде. Монда мәктәпне тәмамлаучылар белән беррәттән, бик күп кунаклар да чакырылган иде.
  "Мәктәпкә беренче килүеңнән башлап, соңгы кыңгырауга чаклы хатирәләрне яңартсаң, һәрберсе берәм-берәм искә төшә. Әйтерсең, барысы да әле кичә генә булган. 25 ел гомер узган! - кичә барышында һәркем шундый уйлар белән утырды. моңлы җырлар, нәфис сүз, дәртле биюләр белән хатирәләр яңартып барылды. кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.
Просмотров: 771 | Добавил: Гуляндам | Дата: 22.11.2011 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4
Төгәл вакыт:
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 48
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz