Пятница, 19.04.2024, 10:05
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык

Главная » Архив материалов
Мәгариф һәм фән министрлыгы 2012 елда БДИ бирүнең вакытларын билгеләде. Имтиханны алдан бирергә теләүчеләр өчен рус теленнән - 20 апрель, чит тел, география, химия һәм тарихтан -23 апрель, математика - 26 апрель, информатика һәм ИКТ , биология, җәмгыять белеме, әдәбият һәм физика фәннәре буенча – 2 май көннәре билгеләнде . Эшләп өлгерә алмаучы һәм җитди сәбәп белән имтиханга килә алмаучылар 4 майда кабат бирә алачак. БДИның төп дулкыны 28 майдан башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары информатика һәм ИКТ , биология , тарих фәннәреннән имтихан тапшырачаклар. 31 май- рус теле, 4 июнь- чит тел һәм химия, 7 июнь-математика, 13 июнь- җәмгыять белеме, физика,16 июнь- әдәбият һәм география фәненнән сынау бирәчәкләр. Җитди сәбәп белән килми калган һәм биремнәрне эшли алмаучылар ... Читать дальше »
Просмотров: 827 | Добавил: Гуляндам | Дата: 14.03.2012 | Комментарии (0)

2012 нче елда Татарстанда БДИ үткәрү өчен 110 ИҮП ачылачак, шул исәптән 1 бер пункт (иректән мәхрүм ителгәннәр өчен) Минзәлә район базасында. Имтиханнарның үткәрелү барышын К(П)ФУ,Туполев исемендәге КФИТУ, КФИТУ, КДАУ, КДЭУ, КДВАМ, КДАТУ, КДМУ, КДУКһИ дан 200 дәүләт имтихан комиссиясе вәкиле һәм 124 җитәкче контрольдә тотачак. Имтихан үткәрү пуктларында 7 мең 330 оештыручы катнаша. БДИ да КИМ материалларының үзгәреше әйтелде. Тарих, җәмгыять белеме, химия, география фәннәреннән КҮМ биремнәр саны кыскартылган, ә математика, әдәбият, биология, география, тарих, җәмгыять белеме , информатика һәм ИКТ фәннәреннән яңа биремнәр өстәлгән. Моннан тыш физика ,химия,тарих, җәмгыять белеме, география фәннәреннән тикшерү осталыгы спектры киңәйтелгән; тарих , әдәбият, җәмгыять белеме, әдәб ... Читать дальше »
Просмотров: 716 | Добавил: Гуляндам | Дата: 14.03.2012 | Комментарии (0)

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты" (Казан, 2008) тәкъдим итә. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты - барлык төр белем бирү оешмалары өчен мәҗбүри саналган кагыйдә һәм таләпләрне үз эченә алган һәм укыту программаларының нигезен тәшкил иткән төп норматив-хокукый акт. Әлеге стандарт белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү максатын күздә тотып төзелде. Чыганак: http://belem.ru/node/3631
Просмотров: 1774 | Добавил: Гуляндам | Дата: 07.03.2012 | Комментарии (1)

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты" (Казан, 2008)н тәкъдим итә. Чыганак: http://belem.ru/node/3632
Просмотров: 1204 | Добавил: Гуляндам | Дата: 07.03.2012 | Комментарии (2)

Г.Ибраһимов (1887 — 1938) — язучы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, журналист, тарихчы, тел белгече һәм педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче. Ул 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе Солтанморат авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм башлангыч рус мәктәбендә ала. 1898 — 1905 елларда Оренбургтагы Вәли мулланың кадим мәдрәсәсендә, 1906 — 1908 елларда Уфадагы җәдит «Галия» мәдрәсәсендә укый. 1909 елда Казанга күчеп килә, төрле газета-журналларда эшли. 1913 елны сәяси эшчәнлек өчен кулга алына. Шул ук елны азат ителеп, Казанга кайта һәм «Аң» журналында җаваплы сәркатип булып эшли. 1915 — 1917 елларда Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыта. 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә. Сул эсерлар парт ... Читать дальше »
Просмотров: 910 | Добавил: Гуляндам | Дата: 06.03.2012 | Комментарии (0)

Җиргә яз килде. Без һәрберебез яз көннәренең яңа бәхет, шатлык, яңа уңышлар алып киләчәгенә өметләнәбез. Яз - күңелләрдә яңа матур хисләр бөреләнү чоры ул. 8 Мартның - Халыкара хатын-кызлар көненең дә яз башына туры килүе юкка гына түгел, чөнки хатын-кызларыбыз - тормышны җанландыручы, дөньяга батыр уллар, сылу кызлар бүләк итүче, җаннарны матур җырга, язгы моңга төрүче иң серле зат. Алар - тормышның яме, яшәүнең гүзәл гаме. Барча сөекле хатын - кызларны бәйрәм белән котлыйбыз!
Просмотров: 1367 | Добавил: Гуляндам | Дата: 06.03.2012 | Комментарии (0)

Быел бердәм дәүләт имтиханнарын бирү тәртибе узган елгы кебек үзгәрешсез калачак. "1 февральдән соң кертелгән үзгәрешләр 2013 нче елга кагылачак”, – дип белдерде РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко. Сынауларны алдан бирү этабы апрельдә башланачак. 20 нче апрельдә – рус теле, 23 нче апрельдә – чит телләр, география, химия, тарих, 26 нчы апрельдә – математика, 2 нче майда информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм физика имтиханнары билгеләнгән. Бу этапта билгеле сәбәпләр аркасында төп дулкында катнаша алмаучы чыгарылыш укучылары имтихан бирә. Төп этап 28 нче майдан 16 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 14 фән (рус теле һәм математика - мәҗбүри) тәкъдим ителә. Бу этапларда катнаша алмаганнар өчен өченчесе бар. Имтиханнар барлык тө ... Читать дальше »
Просмотров: 755 | Добавил: Гуляндам | Дата: 27.02.2012 | Комментарии (0)

Әгәр исән булса, быелның 15 февралендә шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинга 70 яшь тулган булыр иде. Тик ни кызганыч, иҗатының иң югары ноктасында – 1994 елның июнендә безнең арабыздан бакыйлыкка күчте ул. Әмма аның кешеләр яратып укырлык шигырьләре – бәгыреннән өзелеп төшкән фәлсәфи фикерләре калды. Күңел тынычсызланган чакларда кулыма Кадыйр Сибгатуллин китапларын алам.Әллә ничә тапкыр укылган булса да, алар миңа һаман яңа яклары белән ачыла торалар. Укыган саен, чын шагыйрьнең талантына, алдан күрүчәнлегенә сокланасың. Югыйсә, бик гади, без көн саен күргән, ишеткән, тойган хистойгылар, күренешләр турында яза кебек. Ихласлык, кырыс чынбарлык һәм тирән фәлсәфилек аның шигырьләрендә төп урынны алып тора. Әнә шуңа да ул гади дә, бөек тә! Якташыбызның иҗатында (ул минем авылдашым ... Читать дальше »
Просмотров: 1276 | Добавил: Гуляндам | Дата: 17.02.2012 | Комментарии (0)

    Алман галиме Михаэль Фридерихның "Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы” дип исемләнгән яңа китабы сатуга чыкты. Яшь галимнәр бу хезмәт татар шагыйрен бөтенләй икенче яктан ача дип саный. Facebookта китап турында фикер алышуда аны "бомба” дип бәяләделәр һәм Тукайны өйрәнүгә гомерләрен багышлаган галимнәр моны кабул итмәячәкләрен белдерде.
   Китап 343 битле, саллы хезмәт. Михаэль Фридерихның хезмәтен алманчадан урыс теленә тәрҗемә итүче – тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев. Ул бу хезмәтне өч ел дәвамында тәрҗемә иткән. ​
    "Буш вакыт килеп чыкканда, кәеф булганда эшләдем, тәмләп башкардым. Миңа авторның Тукайга карата мөнәсәбәте ошады, ул шагыйрьне ихтирам итеп яза. Алман гали ... Читать дальше »
Просмотров: 1788 | Добавил: Гуляндам | Дата: 11.01.2012 | Комментарии (0)

    Татарның кайсы гына бөек шәхесен алма, берсе дә тулысынча өйрәнелмәгән, барысының да биографиясендә ак таплар. Тукай күп тикшерелде кебек, ләкин аның да тормышындагы барлык фактлар ачыкланмаган. Һади Такташ турында әйтеп тә торасы юк. Бер яктан ул Совет власте корбаны дип, икенче яктан кызылларга дан җырлаучы шагыйрь итеп бәяләнә. Система капкынына эләгүчеме, әллә аңа каршы көрәшүчеме? Үз үлеме белән үлгәнме, әллә үтерелгәнме?
     2011 елның 1 гыйнварында Һади Такташның тууына 110 ел булды. Шушы уңайдан шагыйрьнең иҗатын яңа күзлектән чыгып анализлаган галимә Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА белән әңгәмә кордык.
   – Һади Такташның тормыш юлы нинди була? Бу шәхеснең биографиясендә безгә билгеле ... Читать дальше »
Просмотров: 2125 | Добавил: Гуляндам | Дата: 03.01.2012 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 »
Төгәл вакыт:
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 48
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz