Вторник, 23.04.2024, 09:02
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык

Главная » 2011 » Декабрь » 22 » 2012 елда тарих буенча бердәм дәүләт имтиханында инша язарга тәкъдим итәчәкләр
10:21
2012 елда тарих буенча бердәм дәүләт имтиханында инша язарга тәкъдим итәчәкләр
2012 елда информатика һәм МКТ, тарих һәм рус әдәбияты фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарының контроль-үлчәү материаллары нык үзгәрәчәк. Мисал өчен, тарихтан укучыларга инша язарга, ә информатикадан – тавыш эшкәртергә тәкъдим ителәчәк, дип белдергән Педагогик үлчәүләр федераль институты (ПҮФИ) директоры Андрей Ершов "Новости” россия мәгълүмат агентлыгына. "2012 елгы контроль-үлчәү материаллары барлык предметлар буенча да башка еллар белән чагыштырганда шактый камилләштерелде, аеруча информатика һәм МКТ, тарих һәм рус әдәбиятыннан ", - дип хәбәр итте Ершов. Аның сүзләренә караганда, тарих, җәмгыять белеме, химия һәм географиядән җавабы сайлап алына торган биремнәр саны киметелгән. Әмма математика, биология, информатика һәм МКТ фәннәреннән яңалары өстәлгән. "Шулай ук, физика, химия, тарих, җәмгыять белеме, географиядән осталыкларны тикшерү спектры киңәйтелде. Тарих, рус әдәбияты, җәмгыять белеме, физика, химия, рус теле һәм чит телләрдән җентекле җавап бирү кирәк булган җавапларны бәяләү критерийлары камилләштерелде", - диде ПҮФИ директоры, һәм, өстәп, барлык предметлардан да контроль-үлчәү материаллары биремнәренә таләпләр аныклануы турында әйтте. "2012 елгы контроль-үлчәү материалларына уку программасы эчтәлегенең төп элементларын аңлау, алынган белемнәрне төрле ситуацияләрдә куллана алу, мәгълүматны анализлау һәм гомумиләштерү дәрәҗәсен ачыклау биремнәре саны арту белән беррәттән репродуктив характердагы биремнәр кимү хас", - диде Ершов. Һәр предметтан да БДИ биремнәре ел саен камилләшә бара: биремнәрдәге төгәлсезлекләр бетерелә һәм имтихан материалларын сайлап алуга якын килүләр төгәлрәк була бара, аерым биремнәрне һәм имтихан эшен бәяләү системасы камилләшә, дип төшендерде ул. Рус теле, математика, биология, химия, физика, чит тел, җәмгыять белеме һәм географиядән принципиаль үзгәрешләр булмаячак. Ә менә тарихтан, рус әдәбиятыннан һәм информатикадан биремнәр шактый нык үзгәрәчәк. Мәсәлән, тарихтан контроль-үлчәү материалларында җавабы сайлап алына торган биремнәр 27 дән 21 гә кадәр, кыска җавап бирелә торганнары 15 тән 12 гә кадәр, җентекле җавап бирелә торганнары 7 дән 6 га кадәр кыскартылган. "Яңа бирем модельләре – тарихи инша язу өстәлде. Ул шәхес гамәлләрен анализлауны таләп итә, бу бирем альтернатив: чыгарылыш укучысына төрле чорларда яшәгән өч эшлекле арасыннан берәрсен сайлап алырга һәм аңа таныш булган әлеге тарихи материал буенча үз белемнәрен күрсәтергә кирәк булачак. С5 биременә таләпләргә дә төгәллек кертелде ", - дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәшчесе. Рус әдәбияты контроль-үлчәү материалларындагы нигез дәрәҗә катлаулыктагы блокка тәкъдим ителгән вариантлар арасыннан дөрес җавапны сайлап алу соралган яңа биремнәр өстәлгән, әмма биремнәр саны элеккегечә калган. "Җентекле җавап язып бирүне таләп иткән биремнәрне тикшерү һәм бәяләү системасы шактый камилләште. С1 һәм С3 биремнәрен бәяләгәндә фикер язылышы исәпкә алыначак, критерийлар исемнәрендәге төгәлсезлекләр бетерелде, С1-С5 биремнәре критерийларының бирелеше шактый яңартылды. С2 һәм С4 биремнәрен тикшерү һәм бәяләү критерийлары принципиаль яңартылды, хәзер бәяләүнең дүрт позициясе бар, элек алар өчәү иде ", - диде Ершов. Аның сүзләренә караганда, үзгәртүләр нәтиҗәсендә эш өчен максималь балл 39 дан 42 гә кадәр күтәрелгән. Информатика һәм МКТ буенча контроль-үлчәү материалларында биремнәр саны үзгәргән. "Эшнең беренче һәм икенче өлешләре чагыштырмасы үзгәртелде, беренче өлешендәге биремнәр саны 18 дән 13 кадәр киметелде, икенче өлешендә - 10 нан 15 кә кадәр арттырылды", - дип билгеләп үтте ПҮФИ директоры. Шулай ук "Алгоритм теориясе элементлары” һәм "Модельләштерү һәм компьютер эксперименты” бүлекләрендә биремнәр саны арттырылган, ә "Санау системалары” һәм "Логика нигезләре” бүлекләрендә биремнәр саны киметелгән, график мәгълүматны эшкәртү биреме урынына тавышны эшкәртү биреме кертелгән. "Новости” россия мәгълүмат агентлыгы һәм http://mon.tatarstan.ru/tat/ порталыннан алынды
Просмотров: 1403 | Добавил: Гуляндам | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Төгәл вакыт:
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 48
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz