Пятница, 26.04.2024, 00:51
Приветствую Вас Гость | RSS

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Без бәйгедә
Проголосуй за наш сайт
Mp3-playr:
 
 
Сайтка керү
Файдалы сылтамалар
Республика Татарстан - Каталог сайтовИнформационные технологии в образовании 
Qazan Radiosi

Татар телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рус телле студентлар ?чен татар теле ?сбабы
Рәсми Татарстан:
Саулык-зур байлык

Каталог файлов

Главная » Файлы » Татар теле

Татар мәктәпләрендә татар әдәбиятыннан төп гомуми белем мәктәп курсы өчен үрнәк билетлар
[ Скачать с сервера (190.5 Kb) ] 05.05.2012, 08:26

Имтихан билетлары, нигездә, 7, 8, 9 нчы сыйныф материалларына таянып төзелде, аерым очракларда алдагы сыйныфта үтелгәннәргә дә мөрәҗәгать ителде. Татар мәктәпләрендә әдәбият дәресләре ике программага (А.Әхмәдуллин һәм А.Яхин) нигезләнеп укытыла. Имтиханга сораулар төзү барышында бу як та исәпкә алынды, ягъни ике программа өчен дә уртак әдипләр сайланды, аларның ике программада каралган әсәрләре тәкъдим ителеп, укучыга сайлап алу мөмкинлеге калдырылды. Шул критерийлар нигезендә сораулыклар төзүнең билгеле бер системасы эшләнде. Имтихан билетларында беренче сораулар аерым бер әдип иҗатына яки билгеләнгән әдәби чорга хронологик бәя бирүне алга куя һәм укучыдан күрсәтелгән вакыт аралыгында әдәбиятның төп сыйфатларын, үсеш-үзгәреш закончалыкларын, үзенчәлекләрен аерып чыгаруны, тулы җаваплар бирүне таләп итә. Икенче сорау тәкъдим ителгән әсәргә анализ ясауга йөз тота һәм укучының әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып алуын, әдәби әсәрнең темасын, идеясен, автор күтәргән проблемаларны дөрес билгели алуын, геройга характеристика бирү мөмкинлеген тикшерү максатын алга куя. Моннан тыш сораулар укучының әдәбиятны, әсәрне аңлау дәрәҗәсен генә түгел, аңа шәхси мөнәсәбәтен белдерү, логик фикерләү дәрәҗәсен, иҗади мөмкинлекләрен, эрудициясен дә ачыкларга мөмкинлек бирә. Имтихан өчен 2 комплект билетлар тәкъдим ителә: аларның берсе татар мәктәпләрендә укучы татар балаларына, икенчесе рус мәктәбендә белем алучы татар укучыларына йөз тотып төзелде. Әлеге ике комплект имтихан билетлары да үрнәк буларак тәкъдим ителә һәм мәктәпләр тарафыннан имтихан билетлары төзү барышында кулланыла ала. Укытучы аларны үзгәртү хокукына ия: сорауларның урыннарын, формулировкаларын алыштырырга яки аерым сорауларны үзгәртергә мөмкин.
Категория: Татар теле | Добавил: Гуляндам
Просмотров: 1785 | Загрузок: 269 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Төгәл вакыт:
Һава торышы:
GISMETEO: Погода по г.Сарманово
Кечкенә чат
Сораштыру:
Сайтымны бәяләгез
Всего ответов: 48
Безнең адрес:
  • ТР Сарман районы Илексаз авылы Мэктэп урамы 6 нчы йорт е-маел: ilsosh@yandex.ru

  • Сайтның дуслары:
    Безнең баннер:
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz